ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Арча Үзәк китапханәсе яныннан үткәндә китапханәчеләрнең автобустан төргәкләр бушатканын бер генә күрергә туры килмәде. Нәрсә бушаталар икән дип кызыксындык бер көн.

Китапханәдә яңа кайт-

кан китапларны кабул итеп алып, район авылларында урнашкан филиалларга таратучы аерым бүлек эшли икән. Әлеге китап туплау бүлеге мөдире Гөлгенә Хәсәнова белән сөйләшкән вакытта автобустан хезмәткәрләрнең яңа кайткан китапларны бушатуы билгеле булды. Яңа китапларны иң элек бирегә алып кайталар да, исәпкә алгач, авыллардагы китапханәләргә тараталар. Соңгы вакытта китапханәләрдәге яңа китапларның күплеге — шуның ачык мисалы.

“ТР Мәдәният министрлыгы аша ел саен Татарстан китап нәшриятыннан күпләп китап алып кайтабыз, шуның ярдәмендә китапханәләрнең китап фонды баеды. Мәсәлән, 2016 елда 6700 данә китап кайт-са, 2017 елда – 7000, быел 7000 китап кайтты. Элек андый күпләп кайтарту  мөмкинлекләре юк иде, социаль әһәмиятле проект кысаларында кайта башлавына 6-7 еллар тирәсе генә. Бу проект республикада татар әдәбиятын күтәрү максатында оештырыла. Классик әсәрләрне яңартып бастыру да китап укучыларыбыз өчен бик файдалы”, — дип сөйли Гөлгенә ханым.

Бер көндә Яңа Кенәр мәктәбендә өч истәлекле вакыйга узды: шахмат ярышы, ветеран укытучы Стелла Габдрахманованың туган көне һәм волейболчыларны бүләкләү. Волейболчылар турында узган саннарның берсендә  язган идек.

Республика күләмендәге шахмат ярышында. Арча, Әтнә, Кукмара, Биектау, Балтач районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән 10 командага тупланган шахмат остасы (40 кеше) көч сынашты. Бу — “Төньяк балкышы” исеме астындагы ярыш- ларның икенче этабы. Беренчесе октябрьдә Ашытбаш мәктәбендә шашка ярышлары булып узган иде.

Шахмат сөючеләр арасында балаларның күп булуы күңелле күренеш. Чөнки шахмат баланың акылын камилләштерә, уйлау сәләтен арттыра, хәтта характерын формалаштыруда да роль уйный икән.

26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр “Тукта ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе уза. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе врач-эпидемиологы Чулпан Ситдикова белән әңгәмә оештырдык.

– Акция ВИЧ-инфекция турында халыкның аңын үстерү максатыннан оештырыла, – дип сөйләде табиб Чулпан Ситдикова. – ВИЧ – ул кешенең иммун системасын зарарлый, организмның төрле авыруларга каршы тору көчен киметә торган вирус.

– Чулпан Равиловна, районда ВИЧ-инфекцияле кешеләр бармы?

– Арча районында ВИЧ-инфекцияле 26 кеше диспансер исәптә тора. Моннан тыш, Арча районында яшәүчеләрнең чир йоктырган бер өлеше Казанда республиканың СПИДны булдырмау һәм аның белән көрәш үзәгендә исәптә тора. Быел районда тагын өч кешедә ВИЧ-инфекция ачыкланды.

– Аноним сораштырулар үткәрелгәне бармы? Бу чир турында нәрсә беләбез без?

Арча Мәдәният йортында “Ихлас” мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр оешмасының өченче җыены булды.

– Бу оешманың максаты – яшьләр арасына кереп, үзләрен үрнәк итеп  куеп, наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту, үз-үзләренә кул салу кебек күренешләргә каршы көрәшү, – диде “Ихлас”ның оештыручысы Гөлназ Гарифҗанова.                   – Үзләре арасыннан җитәкчесен дә билгеләп куйдык – Гүзәл Абдуллина булды. Беренче җыенда ук төрле темаларга сөйләшү алып барылды. Мөмкинлекләре чикле яшьләр фикерләрен җиткерделәр, теләкләрен белдерделәр, проблемаларга да тукталдылар. Аларның активлыгына, төпле фикер йөртүләренә, кимчелекләргә, уңай якларга да дөрес бәя бирә алуларына исем китеп тыңладым.

– Наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту, үз-үзләренә кул салу кебек күренешләр проблема күплектән түгел, ә рәхәтлектән килеп чыга. Без авырлыкларны җиңик дип яшибез, көчебездән килгәнчә үз өстебездә эшлибез, үз шөгылебезне булдырырга, халык арасына чыгарга тырышабыз, – диде Рамил Шәрәфетдинов.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәр эшләүче яшьләр арасында видео-, фотоматериаллар, рәсем бәйгесе игълан ителде.

Җиңүчеләргә диплом һэм бүләкләр биреләчәк, ә аларның эшләре Арча районы ришвәтчелеккә каршы чаралар кампаниясендә кулланылачак.

Җиңүчеләрне хакимияте, хокук саклау органнары вәкилләре, иҗат экспертлары билгеләячәк.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бер танышым әйтә: “Мин Казанда укыганда имтихан буласы көнне колхоз базары аша үтә идем. Үзенә күрә бер рәхәтлек бирә торган утрау иде ул. Анда баштагы артык уйлар чыгып бетә, дөнья мәшәкатьләре онытыла, имтиханнарны да әйбәт бирә идем”.

Мин үзем дә шул фикердә. Ярминкәләргә дә  яратып йөрим. Аласы әйберең булмаса да, таныш-белешләрне очратасың, сәүдә итүчеләрнең хәзинәсен карап йөрисең.

Узган шимбәдә Арчада узган ярминкә күңелгә хуш килде. Сатучылары да, алучылары да күп иде.

“Әни” диеп язып куйдым,

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

“Әннә” дип баланың теле ачыла, әнисенең бишек җырын тыңлап, кулларының җылысын тоеп, назлы сүзләрен ишетеп үсә, аякка баса, мәктәпкә китә, беренче китабында да менә шушы сүзләрне укый. Әниләрнең балаларына күрсәткән изгелекләре турында тагын бик күп сүзләр язып булыр иде. 20 ел инде Әниләр көне дә дөньяда нинди мактау сүзләре бар, барысына да лаек булган иң якын кешеләребезгә хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән үткәрелеп килә. Быел да нәзберек кенә кар сибәләп торган ноябрьнең бераз салкынча, әмма матур бер көнендә Арча Мәдәният йортында шул уңайдан гаҗәеп җылы кичә оештырылды. Районыбызда танылган аналар бәйрәмнең кунагы булып сәхнәгә күтәрелде.

– Яңа Кенәр интернатында укыган баланы ничек итеп Казанга чыгарып җибәрергә кирәк? – дигән проблеманы күтәрде опекуннар, тәрбиягә бала алучылар. – Дербышкида төзүчеләр әзерләүче көллияттә андыйлар өчен аерым төркем бар. Баланы Казанга чыгарып җибәрү ул безнең тәрбиянең юкка чыгуы дигән сүз, алар анда нишләмәс, нинди төркемгә иярмәс?! Безнең районда бу балалар өчен нишләп һөнәр алу мөмкинлеге юк? Аларның бит тормыш итәселәре бар!

Түгәрәк өстәл артында күтәрелгән иң әһәмиятле проблемаларның берсе әнә шул иде. Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина опекуннарны һәм тәрбиягә бала алучыларны кызыксындырган сораулар буенча нотариус, юристларны, хокук саклау органнары вәкилләрен, бала һәм гаилә белгечләрен чакырып, түгәрәк өстәл оештырды.

Шушы көннәрдә Арча балалар сәнгать мәктәбе 55 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. 55 ел. Үзе бер тарихи гомер. Ә ул тарих кайдан башланган соң?

Узган гасырның 1962 елында Әтнәдә балалар музыка мәктәбе ачыла. Мәктәптә балаларны фортепиано һәм баянга укырга өйрәтәләр. Тагын бер елдан мәктәп Арча үзәгенә күчә. Ул елларда үзенең бинасы да булмый, кичке мәктәп бинасында укыйлар. Тарихта мәктәпнең беренче директоры булып Эдуард Җәләлов, фортепианога өйрәтүче Светлана Магизянова, баян буенча укытучы булып Гөлфия Тимергалиева калган.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Җайлап кына  кыш якынлаша. Эшлим дигән кешегә бик уңай торды инде көннәр. Хуҗалыклардагы техниканың кышкы саклауга куелышын һәм ремонт эшләре торышын тикшергән комиссия аларның күбесенә уңай бәя бирде. Комиссия составында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Әхмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Раил Шакирҗанов бар иде.

“Кишет” ширкәтендә күп техника Әтнәгә күчерелгән, шуңа күрә сак- ланышына да, ремонтка да бәя бирә  алмадылар. Парк территориясе буш.

“Ашыт” хуҗалыгында яңа төзекләндерелгән гаражда эшләр гөрли. Комбайннар саклауга куелган, авыл хуҗалыгы машиналары ремонты әйбәт оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International