ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Арча сәнгать мәктәбенә 15 районнан сәнгатькә гашыйк балалар җыйналды. Биредә “Арча ягы – данлы Тукай ягы” дип исемләнгән балалар иҗатының XIIIнче республика бәйгесе үткәрелде.

Арчада Тәнзилә апа Закированы белмәгән кеше юктыр! Ул үзенең хезмәтенә бәйле даталарны бер дә онытмый. “1964 елда билет сатарга кердем, 1968 елда кино күрсәтә башладым”, – дип сөйли. “Хезмәтеңне яраттыңмы?” — дип сорыйм. “Бик, – дип җавап бирде ул. – Хезмәтемне дә, халыгын да яраттым”.

Нәни кызчыкның газиз әнисен югалтып, әле күзе ачыла гына башлаган килеш ятимлек ачысы кичерүе, үги әни кулына калуы, аннан гына түгел, үги туганы тарафыннан да кимсетелүе, эт белән бергә эт оясында яшәргә мәҗбүр булуы, инде бердәнбер якын кешесе – әтисенең дә вафат булуы барлык тамашачыны тетрәндерде. Татарларның Золушкасы. Әмма, кызганыч, әкият түгел шул.

Районда әлегә грипп очраклары теркәлмәгән. Кискен вируслы сулыш юллары авырулары белән чирләү очракларының җитди күтәрелеше күзәтелә. Бигрәк тә балалар авырый.

Фоат абый белән Арча хастаханәсендә очраштык. Үзенең 90 яшьлек юбилеен аңа шунда каршы алырга туры килде.

Традиция буенча һәр ел чаңгы сезоны ахырында Арча стадионында ТАССР чемпионы, СССРның иң көчле 10 чаңгычысы исәбенә кергән Тәбрис Зарипов истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелә.

Татарстанда Җир Хартиясе тормышка ашырыла башлавына быел 17 ел тула. Татарстан Россиядә генә түгел, ә дөньяда табигать һәм кеше хокукларын яклаучы Җир Хартиясе нигезләрен беренчеләрдән булып гамәлгә керткән төбәк.

28 мартта Казанда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Туган тел» татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды

Халык  язучысы,  күренекле  драматург,  җәмәгать  эшлеклесе  Туфан  Миңнуллин  исемендәге  укытучыларның  һәм  укучыларның    V  Республика  конференциясенең  “Журналистика.  Кызыл  тышлы  дәфтәрдән”  бәйгесендә   Арча  Укучылар  сараеның  “НУР”  балалар  телерадиостудиясенә  йөрүче  Шәрипова  Зилә  (җитәкчесе  Таҗиев  Д.Г.) “Оста  иҗатчы”  номинациясендә  җиңүче  булды. Зиләне  котлыйбыз, иҗатта  яңа  уңышлар  телибез!


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин Айван авылына барып килергә тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International