Күпербаш юлы буендагы басуны һаман эшкәртмиләр, дип аптырап йөрмәгез. Анда озакламый йортлар төзелә башлый.
Шундый исем астында Өчиле мәктәбендә Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган әдәби бәйрәм үтте. Өчиледә гомер итүче өлкәннәрне авыл клубына чәй өстәле артына җыйдылар.
Төлкеләр йөри, дигән хәбәрләр килгәләп тора. Аяклары булгач, йөрми нишләсен инде алар. Тик артык күбәеп китеп, котыру авыруы гына чыга күрмәсен. Менә шул максатны күздә тотып, узган сезонда район бюджетыннан бер төлкегә 300 сум исәбеннән акча түләнгән иде.
30 сентябрьдә Яңа Кенәр авылында янгын булган. Ут белән сак эш итмәү нәтиҗәсендә бер сарай тулысынча янып беткән, үзәк урамдагы кибетләргә зур зыян килгән.
Редакциягә Фәрит (фамилиясен язмаган): “Миңа июль, август айларында яшәгән йортыма милек салымы түләү турында квитанция килә иде. Салымны түләү вакыты кайчан икән, соңга калмадыммы һәм мин ул квитанцияне кайдан ала алам?” — дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
2016 елның 7 октябрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
30 сентябрьдә “Кырлай” агрофирмасында бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү, аларны җыеп алу буенча зона семинары булды. Ул Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә үтте. Семинарда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Саба, Лаеш, Мамадыш районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, бәрәңге үстерүче хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
1 октябрьдә республикада агач утырту айлыгы башланды.
3 октябрьдә Арча район ветераннар советының хисап–сайлау конференциясе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.
Арча районында беренче тапкыр Яңа Кырлай авылында “Ат көне” үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.