Утырышта 2016 елда предприятие һәм оешмаларның социаль иминиятләү фонды акчаларын ничек файдаланулары турындагы мәсьәлә каралды, аларга күрсәтмәләр бирелде
25 сентябрьдә Арчаның 5нче гимназиясе кырында мини–футбол буенча Арча район мөхтәсибе призына турнир үткәрелә. Ярышларда Арча районы мәчетләренә йөрүче 14 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр катнаша.
Арча шәһәрендә туган, хәзер Лаеш районында яшәүче Раил Исмәгыйлев ике тапкыр исерек килеш машина белән идарә иткәндә тоткарлана.
Ул беренче тапкыр Кәүсәриясен сигезенче сыйныфта укыганда Дусымга дустына кунакка баргач күрә һәм гашыйк та була. Икенче тапкыр кыз белән сабантуй көнендә очраша.
1965–1967 елларда КПССның Арча райкомының беренче секретаре булып эшләгән Җиһаншин Госман Шаһи улына 26 сентябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул 66 яшендә бу якты дөньядан китеп бара.
Арча районында 7–10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән һөнәрләр турындагы иншалар бәйгесенең беренче этабы башланды. Бәйгегә “Минем һөнәрем – минем киләчәгем” дигән исем астындагы эшләр кабул ителә.
17 сентябрьдә Казанда ана һәм гаилә матурлыгын ассызыклаучы “Нечкәбил – 2016” республика конкурсы узды. Татарстан районнарыннан килгән ханымнар катнашкан бәйгедә безнең районны Арча балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Зилә Мортазина тәкъдим итте
Лесхоз мәктәбенең беренче сыйныф укучылары мәктәп янына һәрберсе үз агачын утыртты. Укучыларның әти-әниләре белән бергә башкарган хезмәт җимешенең нәтиҗәсе булып мәктәп янында изгелек аллеясы — беренче сыйныфлар аллеясы барлыкка килде.
“Арча хәбәрләре” газетасында 19 августта “Тиешле җәзаны алачаклар” дигән язма чыккан иде.
Район территория сайлау участогы мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьдә районда барлык сайлаучыларның 98,7 проценты тавыш бирде. “Бердәм Россия” партиясе — 97,2, КПРФ — 1,41, “Россия коммунистлары коммунистик партиясе” — 0,54, ЛДПР — 0,31, “Справедливая Россия” 0,21 процент тавыш җыйды.