29 яшьлек Рәдис Фәйзиев белә торып сәламәтлеккә зыян китергән өчен суд карары белән 2 елга иреген чикләүгә хөкем ителә.
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесеБыел “Нечкәбил” ана матурлыгы һәм ХII гаилә республика фестивале була һәм ул традиция буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә.
Балык Бистәсендә футбол буенча 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Күн туп” республика зона ярышлары узды. Анда Биектау, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Теләче командалары белән бергә Арча командасы да көч сынашты.
2016 елның 1 сентябреннән транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү буенча Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының административ регламенты үз көченә керә.
Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Юмарт күңел” проекты эшләре алып барыла. Төп бурычларның берсе – хезмәт аша мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәмгыятьтә тулы социаль адаптациясен булдыру.
Арча Сабантуенда рәхәтләнделәр турыдан йөреп. Милли бәйрәмебез алдыннан гына Арча стадионына таудан төшеп–менү өчен тимердән баскычлар эшләнде, аркылы куелган торба алынды. Ул гынамы, тренажерлар мәйданчыгын эшләп куйдылар. Янәшәдә генә Арча күле, ял паркы буласы... Бу бәхет хәтта август башында ук елмаерга тора.
Без Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә дүрт ел укыдык. Өч катлы кирпеч бинаның идән астында да укыйлар иде әле ул вакытта. Әлеге бинаны Курсави дигән кеше салдыруын, Югары Курса авылында татар халкының иҗтимагый фикере тарихында сизелерлек эз калдырган, уннан артык фәнни хезмәт авторы, Г. Ибраһим “Туачак көн йолдызы” дип бәяләгән Габденнасыйр Курсави туганлыгы, биредә бик күп танылган мәгърифәтчеләрнең белем алуы яки укытуы турында безгә бернәрсә дә әйтмәделәр.
Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев белән сөйләштек.
Айван авылында ел саен сабантуй үткәрелә. Арча халкы да Айван сабантуенда рәхәтләнеп бәйрәм итә. Электән шулай. Кайбер авылларда сабантуйлар бетсә дә, Айванда ул сакланып калды.
3 июньдә Арча шәһәренең көнчыгыш өлешендәге яңа мәчетнең фарыз залында беренче җомга намазы укылды. Анда Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты