Хәзер ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аларга авылларда да йорт салып бирә башлады. 33 квадрат метрлы (бер кешегә торак мәйданы нормасы) әлеге йортлар тиз торгызыла торган махсус проект буенча эшләнә. Аларда барлык уңайлыклар да, хәтта мунчасы да бар. Моннан тыш йорт янына терлек асрау өчен сарае да корыла. Чирмешән районында шундый йортлардан бер урам хасил булган инде.
Ул нигездә имин булмаган гаиләләр, җинаять эшләгән балалар белән эшләячәк. Таныш булыйк: элек район эчке эшләр бүлегендә эшләгән мәктәп инспекторы Мансур Камил улы Нигъмәтуллин
Биектауда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткән шашка буенча республика чемпионатында районыбыз спортчысы (башлангыч тренеры Хәйдәр Зәйнуллин) Айнур Зиннуров 2нче урынны алды һәм Бөтенроссия ярышларында катнашачак Татарстан җыелма командасы составына кандидат итеп кертелде.
Турнир Тукай әкиятләре геройлары чыгышлары белән башланып китте. Әкият геройлары булып киенгән Арчаның икенче мәктәбе укучылары алып баручы (ул Боз сараенда администратор) Рәсимә Нигъмәтуллина янында бөтерелделәр, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Ә турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде.
Районда аерылышулар саны арту җитәкчеләрне дә борчый. Сәбәбе нәрсәдә? Ни өчен яшьләр бу мәсьәләгә бик җиңел карый? Яшьләр генә микән? ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматлар буенча 2015 елда 1 елдан 10 елга кадәр бергә гомер итүчеләр арасында иң күп гаилә (32се 1 елдан 5 елга кадәр, 32се 6 елдан 10 елга кадәр) таркалган. Биш пар бер ел да яшәмичә аерылышкан. Озак еллар бергә гомер иткән гаиләләр арасында да бу юлга баручылар күп икән. 20 ел яшәгәннән соң да 17 пар таркалган.
Арча педагогия көллияте волонтёрлары Арча балалар тернәкләндерү үзәгендә “Спортлы Татарстан” акциясе кысасында “Сәламәтлек тәнәфесе” исемле күмәк биюләр уздырдылар. Бу чара язгы саф һавада үтте.
Волонтёрлар,үзләре үрнәгендә, физкультураның сәламәтлек өчен ничек файдалы һәм кирәкле икәнен күрсәттеләр. Үзәктә тернәкләнүче балалар, бик теләп музыка астында узучы гимнастик күнегүләрдә катнаштылар. “Сәламәтлек тәнәфесе” бик күңелле һәм онытылмаслык чара булып истә калды.
Күмәк бию азагында балаларны һәм аларның ата-аналарын, кызыклы уеннар ярышлар көтеп тора иде.
ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә республикада, районыбыз мәктәпләрендә 20 апрель көнне бердәм Тукай дәресләре үтте.
Г.Тукай халыкның бөек шагыйре,татар әдәбияты классигы,әдәби тәнкыйтче, публицист,яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе ул. Бу дәресләрдә Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты тагын бер кат искә төшерелде.Укучылар әдипнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, күргәзмәләр оештырдылар.
"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" # МәрхәмәтлеТатарстан
19 нчы апрель көнне Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә кино елы буларак, татарча күңелле мультфильмнар күрсәтелде. Кызыклы һәм мавыктыргыч мультфильмнарны балалар яратып карадылар.
Реабилитация үзәгендә республикабызның “Спортлы Татарстан” кысасында оештырылган “Шахмат- шашка” турниры үткәрелде.
Турнирны оештыручылары “Арча спорт комплексы”.
Беренче турнирдан ук уен өстәлләре артында уен кызганнан кызды.
“Сез – Татарстан абыстайлары – һәрберегез энҗе-мәрҗәнгә тиң зат”, – диде үзәк мәчеттә үткәрелгән мөгаллимәләр бәйгесе кунагы Татарстан мөселман хатын–кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина бирегә җыелган абыстайларны сәламләп.