ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

Яңа Кенәрдә яшәүче сугыш ветераны Рәгыйб Халитовка 92 яшь тулды.

Җирле үзидарә органнарының һөнәри бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Арча районының Яңа Кишет авыл җирлеге (башлыгы Тәбрис Арсланов) “Иң яхшы җәмәгать инициативасы” номинациясендә “Авылның социаль йөзе” проекты өчен Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов әлеге шигырьне Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Искәндәр Шәяхмәтовка багышлап язган. Ул аны кадерле ядкәр итеп саклый.

Узган атнада Арчада “Без — Тукайлы халык” дигән Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды.

“Җидегән чишмә” Арча халык театры коллективы район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Алпамыш алпавыты” исемле спектаклен куйды. Спектакльне район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Соңыннан ул сәхнәгә чыгып коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.

21 апрельгә район хуҗалыкларында 6084 гектарда күпьеллык үләннәр, 6898 гектарда уҗымнар тукландырылды.

“Татарстан”, “Игенче” хуҗалыкларында 1300–1120 гектарда күпьеллык үләннәр, “Игенче”дә — 2470, “Татарстан” ширкәтендә 1700 гектарда уҗымнар өстәмә сый алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 20 апрельдән 31 майга кадәр әлеге көнгә багышланган чаралар үткәрергә тәкъдим итте

22 апрельдә “Казан арты” тарих–этнография музеенда “Библионочь” дип аталган Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Ул 19 сәгатьтә башлана. Теләгән һәркем музейга керә, анда осталык классында катнаша, “Елый икән, елый ирләр дә” фильмын карый ала.

27 апрельдә Г.Тукайның тууына 130 елга багышланган җиңел атлетика йөгерүе (Арча–Яңа Кырлай) була. Старт сәгать 10да үзәк мәйданда (Г.Тукай һәйкәле каршында) бирелә. Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша ала.

Быел шәхси хуҗалыкларга кош–корт сатып алып үстергән өчен дәүләт субсидия бирә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International