Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре, тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти –әниләре шагыйрь һәйкәленә үз куллары белән ясаган чәчәкләрне куйдылар
25 апрель көнне тәрбиячеләр һәм балалар Арчаның Вахитов урамына бардылар. Бу урын юкка гына сайланмады, чишмәдән аккан су тавышы күңелләргә бик ятышлы, рәхәт. Балалар һәм олылар чишмә яны территориясен чистарттылар.
Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” һәм “Георгий тасмасы көне” кысаларында хезмәт терапиясе буенча дәрес оештырылды. Балалар үз куллары белән төсле кәгазьдән Георгий тасмалары эшләделәр. Дәрес барышында Георгий тасмасының килеп чыгышы турында әңгәмә үткәрелде.
22 апрель көнне Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында район китапханәсе хезмәткәрләре “Мәрхәмәтле кино көне”н үткәрделәр. Башта балаларны китапханә эше, яңа китаплар, күргәзмәләр, совет киносының тарихы белән таныштырдылар.
Бүген “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кыссаларында
«Мәрхәмәтле кино көне” уздырылды.
16 апрельдә - "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Байкал авыл клубы мөдире мәктәп белән берлектә сәламәтлек дәресе үткәрде
21 апрельдә – Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында хәйрия концерты оештырды. Расих Галимҗанов, Данис һәм Зәлия Гайфуллиннар апа-абыйларга яраткан җырларын бүләк иттеләр. Очрашу бик җылы, ихлас мөхиттә үтте.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 20 апрельдә Арча шәһәрендәге сәнәгать мәйданчыкларында булды. Ул яңа эшли башлаган сэндвич–панельләр җитештерү цехын карады.
Сикертән мәктәбе елның һәр фасылында матур. Җәен чәчәкләргә күмелә, бинасы да шул гүзәллекне тулыландырып балкып тора.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 13 апрельдә Шушмабаш авылында яшәүче Гаделия Рәхмәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.