ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хужалыгы техникасы (монда сүз тракторлар, тагылмалы арбалар турында бара) техник күзәтү үтәргә тиеш. Язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр инде. Әмма һәр техника аңа әзерме? Бу юнәлештә безнең районда эш ничек тора?

Безнең илдә Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк, аларның һәркайсында сугыштан кайткан яки Ватан өчен һәлак булган солдатлар бар. Туганнары аларның истәлеген бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклыйлар.

Арча районының “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте (җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, хезмәтне саклау буенча белгеч Исламгали Минһаҗев) бәйгедә икенче урынны яулады, диплом һәм 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Казанбаштан Әлфия Исхак кызы Ибәтуллина, Ашытбаштан Бибикаюма Фәйзрахман кызы Мортазина, Иске Ашыттан Ләлә Садыйр кызы Абдуллина, Иске Иябаштан Хәлимә Вәли кызы Хәйруллина, Арчадан Дания Әсхәтдиновага Арчадан яңа фатир биреләчәк.

22 апрельдә республикада  Урман утырту көне үткәрелде. Ул Арча районында да бик актив узды. Район хакимияте, шәһәр Советы, мәгариф идарәсе, педагогика көллияте, социаль яклау бүлеге, финанс-бюджет палатасы, мәдәният идарәсе, казначылык,  социаль белем бирү академиясе филиалы коллективлары район Сабантуй мәйданы, Тау асты, Кызыл Бистә, Ямашев урамнары турысындагы тау битләренә 7 меңгә якын чыршы, нарат, имән үсентеләре утырттылар

Яр Чаллы шәһәрендә VII Бөтенроссия балалар һәм яшьләр мәгълүмат чаралары фестивале узды. Әлеге фестивальдә катнашып, Арча Укучылар сараеның “Нур” балалар телерадиостудиясе III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

23 гыйнварда була бу хәл. 20 яшьләрдәге ике егет төнлә белән Мәмсә кибетенә кереп, күп итеп тәмәке, аракы, сыра урлый. Ләкин озак “сыйлана” алмыйлар, ике көннән каракларның суынырга да өлгермәгән эзләренә төшәләр. Хәзер аларның эшләре судта.

Носы авылында яшәүче 38 яшьлек Илсур Галимов кешеләр тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч булган спиртлы сыеклык саклаган, ташыган һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.

23-24 апрельдә Минзәләдә Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.

19-22 апрельдә Казанда  туган телне саклау, үстерү максатында быел дүртенче тапкыр  татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үтте.Олимпиаданың йомгаклау  һәм бүләкләү тантанасы 22 апрельдә

М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International