Узган атнада Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы якташлар очрашуы үткәрде. Матур традициягә әверелгән бу чара елдан–ел популярлаша бара. Быел ике кич дәвамында тормышы Арча ягы белән бәйле булган якташларыбыз театр бинасында очрашты. Шул уңайдан биредә “Шүрәле–Былтыр маҗаралары” исемле театральләштерелгән концерт булды.
Район хуҗалыкларының ясалма орлыкландыру техниклары Биектау районының “Элита” нәсел хуҗалыгында белемнәрен арттырып кайтты. Алар алдында Казан авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре чыгыш ясады.
2 апрельдә КПРФның Арча районы коммунистлары гомуми отчет-сайлау җыелышы үткәрде. Анда Татарстан рескомы вәкилләре Евгений Андреев һәм Алексей Серов катнашты. Алар үз чыгышларында Арча райкомы эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр, бурычлар билгеләделәр.
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.
7 – 8 апрель көнне Үзәк китапханә, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Мәгариф идарәсе” белән берлектә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” иҗтимагый оешмасы оештырган чараларда катнаштылар. Быелгы бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды
Казанбаш мәктәбе – бай тарихлы мәктәп. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында төрле һөнәр ияләре, танылган шәхесләр бик күп. Алар арасыннан Казанбаш мәктәбендә белем алган Гариф Ахунов, Мирбат Бәдриев, укытучы һәм завуч булып эшләгән Мөхәммәт Мәһдиев исемнәрен аерып әйтергә мөмкин. Мәктәп музеенда алар турында истәлекләр тупланган. 9 нчы апрель көнне мәктәптә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Халык язучысы Гариф Ахунов һәм 33 ел “Известия” колхозы рәисе булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Бәдри улы Хәстиевка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
4 апрельдән 10 апрельгә кадәр районыбызда “Мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе оештырылды.
Тагын яз җитте. Яз табигатьнең иң матур чоры булса да, аның үз мәшәкатьләре дә җитәрлек. Иң беренче булып җир кардан арыну белән язның бөтен гүзәллеген бозып, кыш буе кар астында яшеренеп яткан чүп–чар башын калкыта.
Ашытбаш мәдәният йортында “Тукай төрле телләрдә яңгырый” районара конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Үзенең туган авылына шагыйрь Наил Касыймов Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов белән кайтты.
Арчаның 10нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменең ачык дәресенә 3нче мәктәп-бакчасының тәрбиячесе Адилә Сабирова да килгән иде. Ул 3нче мәктәп турында сөйләде. “Балагызны татар мохитендә укытырга теләсәгез безгә килегез”, — дип мөрәҗәгать итте ул әти-әниләргә.