Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында “Арча” спорт комплексы район мәгариф идарәсе белән берлектә 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча ярышлар булды.
“Арча” спорт комплексында 1998–2000 елларда, 2001–2002 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында кул көрәше буенча республика беренчелегенә сайлап алу ярышы булды.
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Әдәм затының – Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуының 55 еллык юбилее уңаеннан якташларыбыз Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның “Җиһангирлар, космос безне чакыра” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда республикабызның танылган шәхесләре катнашты.
30 октябрьдә Арча Мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылу уңаеннан зур концерт булды. Юк, бу шушы көнне генә Мәдәният йорты ишекләре ачылды, дигән сүз түгел. Мәдәният өлкәсе ел буена гөрләп торырга тиеш. Ә менә яңа сезонны шулай зурлап башлап җибәрү бездә матур гадәткә әверелеп китте.
2015 елның 3 ноябрендә Арча балар сәнгать мәктәбе “ Сәнгать берләштерә” девизы астында “ Сәнгать төне” дип аталган Бөтенроссия мәдәни- мәгариф акциясендә актив катнашты.
11 ноябрдә 10сәгатьтә “Бердәм Россия» партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (социаль яклау бүлеге, Банк урамы, 6в йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Шәйдәүләт улы Рахматуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.
Газетабыз чыга башлауга – 85 ел! 1930 елның октябрендә “Колхозга” исеме астында дөньяга аваз салган басмабыз шушы чор эчендә халкыбыз белән бергә данлы юл узды. Ул бүген дә алгы сызыкта, укучыларына тугры хезмәт итә.
Нәкъ җырдагыча, гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә “Синнән башка мин мин мени?” дип әйтерлек булсын! Чынлыкта бу күпчелек гаиләдә шулай да. Исән чакта гадәттә бер-береңнең бәясен белеп кенә бетермисең. Ялгыз калгач, зур югалту кичергәнеңне аңлыйсың. Гомер иткән гаиләләрдә бу шулай.