ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга

Арча стадионына кичләрен йөрергә төшсәң, биатлончы, чаңгычыларның чаңгы-роллерларда чыж да выж шууларын күрәсең. Быел аларның трассасы тагын да озынайтылган. Моның өчен алар район башлыгына рәхмәт әйтә.

1 октябрьдә Шушмабаш урта мәктәбенең ветеран укытучылары Арчага сәяхәт кылды. Менә шулай бергә очрашып, коллектив белән килү үзе үк йөрәккә рәхәт. Аралашалар, сөйләшәләр, күңел ачалар.

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев белдерүенчә, якын арада пенсиягә чыгу яшен озайтырдай алшартлар күренми. Илдә гомер озынлыгы арта барып, бу бюджет акчасын шактый янга калдырыр- га булышса да, якын арада ялга чыгу вакыты элеккеге кебек үк калачак. Ләкин иртәме, соңмы әлеге мәсьәләгә әйләнеп кайтачаклар.

Полиция участок инспекторы, подполковник Раил Рәхмәтуллин, районара аучылык бүлеге җитәкчесе Илһам Галимҗанов, “Шора” аучылык хуҗалыгы инспекторы Раил Сәләхетдинов 24 сентябрьдә төнлә Түбән Оры басуында автобраконьерлык белән шөгыльләнгән Р–н белән Р–лны тоткарладылар. Аларга шактый күләмдә штраф түләргә туры килә.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова халыкка телевидение каналыннан барган “Голос” тапшыруы аша танылды. Аның саф татар телендә татар халык җырын башкаруы, челтерәп аккан чишмә суыдай яңгыравыклы, матур тавышы жюри әгъзаларын гына түгел, бөтен дөнья халкын сокландырды.


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

— Симетбаштагы яңа ат абзарын күрдеңме әле? — дигән иде бер танышым. — Хәзер ат тотучылар күбәйде, монда гаҗәпләнерлек нәрсә бар? — дим.

— Юк, бу кызык өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен хезмәт итә торган ат абзары, — ди бу. — Бакча тырмаларга, сукаларга, печән алып кайтырга ат кирәк икән — киләсең дә аласың.

Укытучы көне – үзенчәлекле һәм халыкара бәйрәм. Чөнки аны, кем һәм кайда булмасын, мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. 2 октябрьдә Арча мәдәният йортында да Укытучы көне уңаеннан бик матур чара булды.

Районыбызда көзге чорда урман утырту башланды. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре шәһәрдәге Җиңү паркына зәңгәр чыршылар утырттылар.

5 октябрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 13,1 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограммга күбрәк.

10 октябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда Өлкәннәр ункөнлеге, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ярминкә уздырыла. Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләрнең алган әйберләрен өйләренә илтеп бирәчәкләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International