ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бу әйтем әле һаман да көчен югалтмаган. Дөрес, хәзер күп авылларга асфальт юллар килә, ә менә авыл урамнарының кайберләрендә, кем әйтмешли, башың бетәрлек. Урамда пычрак дип, редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр бар.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 10 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Зәйнәп Хөсәенованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

12 октябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Кәче авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Вәли Гәрәевне 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Күп еллар үтсә дә, әле бүгенгедәй хәтердә, институтта укыганда без, япь-яшь кызлар, кулга бәйләвечләр тагып, Казан урамы буйлап тәртип сакларга чыга идек. Ирекле халык дружиначылары (ДНД) буларак. Безнең өчен халык дружиначысы булу горурлык саналды.

Район хуҗалыкларының тугыз айлык эшенә йомгак ясалды. Һәр хуҗалык буенча анализ ясалганнан соң якындагы өч елга бурычлар куелды

Арча район мөхтәсибәте гражданнарны Арча шәһәре һәм аның җирлегенә кергән авыл зиратларын чистарту буенча 17, 18, 19 октябрь көннәрендә узачак өмәгә чакыра.


9
октябрь, 2015 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Арчаның 5нче гимазиясе югары сыйныф укучылары кулларына пенсия турындагы төсле матур китапны алгач, “О-о, пенсия!” дип үзара көлешеп алдылар. Чыннан да, аларга пенсия чоры Каф таулары артында кебек әле. Әмма!

Редакциягә Арча шәһәренең Банк урамында яшәүче Минямал Фазлыева килеп керде.

— Без Арчага күп еллар элек Себердән күчеп кайткан идек, — диде ул. — Ирем белән икебез дә пенсиядә. Быел Өлкәннәр көнендә икебезгә дә күчтәнәчләр китереп киттеләр, бик куандык та, гаҗәпләндек тә. Моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде. Район җитәкчеләренә зур рәхмәт!

 

17 октябрьдә Арчада Бәрәңге бәйрәме үткәрелә. Иң зур бәрәңгегә, иң үзенчәлекле бәрәңгегә, иң тәмле бәрәңге ризыгына, бәрәңгегә багышлаган шигырьләргә, бәрәңге турында иң матур җыр башкаручыга конкурслар оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International