ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2015 ел
җомга

Марзыя Низамованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән җитәкчеләрне Яңа Кенәрдә яшәүче Рәшит Хаҗиев татарларга гына хас булган кунакчыллык белән капка төбенә үк чыгып каршы алды. Киң һәм биек тимер капка, яшеллек эчендә утырган иркен ишегалды, зур йорт, һәр тарафтагы чисталык, пөхтәлек биредә оста куллы, тырыш, булдыклы кешеләр яшәгәнне исбатлый.

Арча шәһәренең Сәйдәш урамында яшәүче әбиләр муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт әйтә:

– Күптән түгел Илшат Габделфәртович безнең урамда яшәүче Зәйнәп Хөсәенованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән иде. Без аннан урамга таш салуда ярдәм итүен сорадык. Икенче көнне үк килеп таш түшәп киттеләр. Сүзендә тора белә икән башлыгыбыз!

Районда мәктәпкә эшкә велосипедта йөргән ике кешене беләм мин. Аның берсе Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин, икенчесе – 5нче гимназия педагог-оештыручысы Гүзәл Абдуллина.

Спорт ярышларында алар үз дистанцияләрендә җиңми калмый. Бу юлы да шулай булды.

Яңа Кенәр мәдәният йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин белән очрашу булды. Ул өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлады, республика җитәкчеләренең алар турында туктаусыз кайгыртып торулары, яшәү өчен уңай шартлар тудырулары турында әйтте
Арча Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасы булды. Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина районда өченче буын университеты булуы, аның базасында дүрт факультет эшләп килүе, шулай ук дәүләт хезмәтләре өчен электрон төстә түләүләр мөмкинлеге турында сөйләде.
Казанда “Этномириада” халыкара бәйге–фестивале үтте. Анда Арча сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Мөнир Мәрдәнов “Традицион вокаль башкару” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат, Илзирә Сираҗиева дипломант булды.

Кызыбыз Ләйсән Ситдыйкованың яшь гомерен саклап калырга ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә.

Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырды.

Салым инспекциясеннән редакциягә бер хат килеп төште, дөресрәге, Арчадан Габделфәрт исемле кешенең “2015 елда салым органнарына ирекле рәвештә махсус декларация тапшырып була икән, дип ишеткән идем. Бу нинди декларация һәм кемнәргә кагыла икән?” дигән соравына җавап.


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Узган шимбәдә Арчада Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International