ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

11 октябрьдә Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары Федерациясе призына 1998–1999, 2000–2001, 2002 елгылар, 18 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында роллерлы чаңгы буенча ачык район беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.

 

Арча шәһәре башкарма комитеты “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге халкын “Урман утырту көне” республика акциясе кысаларында йорт яны территориясендә агачлар һәм җиләк-җимеш куаклары утыртуда актив катнашырга чакыра.

Әңгәмәдәшебез — район балалар консультациясе мөдире, педиатр Алсу Кузнецова

3 октябрьдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Арча шәһәренең Питомник бистәсендә яшәүче Прасковья Бирючевскаяга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район җитәкчесе Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

2 октябрьдә “Арча” спорт комплексында 1997–1998 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Ярышта район уку йортларында белем алучы 178 көрәшче катнашты. Спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде.

29 сентябрьдә төнлә Яңа Кенәр авылында бер йортта янгын чыгып өченче төркем инвалид булган йорт хуҗасы янып үлә.

Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, адвокатлык һәм нотариаль палаталар Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге кысаларында 2015 елның 9 октябрендә халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукларны аңлату буенча бушлай кабул итү үткәрә.

– Безгә борчылып шалтыратучылар күп, – дигән хәбәр җиткерде. – Ике егет йортларга, фатирларга кереп, үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, хәтта таныклык та күрсәтеп, кешеләрдән СНИЛС, паспортларын күрсәтүне сорыйлар
8 айда гына да Татарстан Республикасында 957 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Шуларда 98 кеше һәлак булган, 900е төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.
Юл аркылы чыгу урыннарында да 353 юл-транспорт һәлакәте булып, 12 җәяүле һәлак булган, 350се зыян күргән.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
Утар Аты авылында яшәүче Разия апа Моратова быел тугыз дистәне тутырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International