ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2015 ел
җомга
4 сентябрьдә сәгать 10 да “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Казан Кремле” музей-тыюлыгы фондларында сакланучы “Бразилия агатлары” күргәзмәсе ачыла.
Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үткән Фатыйха Һадиеваның 20 оныгы, 32 оныкчыгы, оныкчыгының да баласы бар икән инде
“АСПК” акционерлык җәмгыяте базасында Арча муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координацион советы күчмә утырышы булды.

26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Районыбыз игенчеләре 100 мең тонна яңа уңыш ашлыгын суктырып алдылар. Монда “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Северный”, “Мәрҗани”, “Татарстан”, “Тукай” хуҗалыклары өлеше зур.
В.Ежков исемендәге беренче квалификация категорияле инглиз теле укытучысы Лариса Брунько “Безнең иң яхшы укытучы” грантын 2011, 2012, 2013 елларда отты, 2012 елда “Алгарыш” гранты иясе дә булды.
Яңа уку елы алдыннан, укытучыларның август киңәшмәләре үтә.
29 августта Республика һәм шәһәр көне уңаеннан күп кенә кызыклы чаралар үтәчәк.
Иртән 7 сәгатьтә тимер юл вокзалы янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча ярминкә.
7 сәгатьтә “Эссен” кибете янындагы мәйданчыкта укучылар ярминкәсе.
25 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин Яңа Кырлайда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Түбән Аты авылларында халык белән очрашты. Алар республика яулаган уңышлар турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
19 августта Шурабаш авылында яшәүче марилар “ТНВ” каналында бара торган “Башваткыч” тапшыруында катнашты.
Гомуми урта белем бирүнең яңа буын белем стандартларына күчү чорында укытучылар алдында җаваплы һәм җитди бурычлар тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International