ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Айванда сугыш һәм тыл ветераннарына “1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медале тапшыру тантанасын Арчаның 7нче мәктәбе актлар залында чәй өстәле артында оештырдылар.
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илмир Хәбибуллин “Мәгариф” журналының Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган “Яшь кулибинчылар” ның 46 укучы катнашкан бәйгесендә беренче урынны яулады.
Кәче авылында яшәүче Марзия Гайнетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котларга укытучылар да килгән иде.
Район социль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев Югары Мәтәскәдә яшәүче 90 яше тулган Мәхмүзә Лотфуллинага Президент Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.
Бер гасыр гомер үткән Бибикаюмә Мортазина безне иң кадерле әниләргә генә хас булганча түр башында йомшак кәнәфидә каршы алды.
Иске Кырлай мәдәният йортында “Үткәннәрдән киләчәккә — хәтер нуры” дигән очрашу кичәсе булды. Кичәнең кунагы — авылдашлары, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов.
Сугыш ветеранын котларга Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина килгән иде. Любовь Осина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
Шул уңайдан без төрле елларда үзебездә эшләп чыккан хезмәткәрләребезне барлыйбыз. Үзегезнең истәлекләрегезне язып, фотолар булса, аларны да кушып, безгә җибәрүегезне сорыйбыз
“Казан арты” тарих-этнография музеенда 4 апрельдә сәгать 10да Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның корреспонденция пункты ачыла. Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 3-06-79.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Идел–пресс” полиграфия–нәшрият комплексы филиалы җитәкчесе итеп Арча районы Ташкич авылында туып– үскән Әнәс Әскәров билгеләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International