ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Су басу куркынычы янаган зонада Апаз, Ташкичү, Үрнәк, Иске Кырлай, Кәче, Яңа Кенәр, Иске Чүриле авыл җирлекләренә кергән 12 авыл урнашкан
Күп очракта кешеләр йоклаган килеш төтенгә тончыгып үлә. Бу гади генә сигнализатор янгын чыгуга сезне уятырга сәләтле. Аның бәясе дә әлләни кыйммәт түгел, 500 сум чамасы.
Турнирда Арча хоккей лигасы уеннарында үз дивизионнарында 1-2 урыннарны алган командалар катнашты. Алар 2 төркемгә бүленеп үзара уйнап чыкты
Узган атнада Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Анда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнашты

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Казандагы “Адмирал” базары януы, андагы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Үз башына төшкәннәр моны аерата авыр кичерде. Ерак барасы юк, моннан 8–9 ел элек безнең Арчада да азык–төлек һәм кием–салым базарлары янды.
— Гомер онытасым юк, — дип сөйли азык–төлек базарында элек эшләгән Диләрә ханым. — 2007 елның 7 марты иде ул. Кичтән азык–төлекне алып кайтып тутырган гына идек. Ул вакытта базарның гөрләп эшләгән вакыты. Кеше күп йөри. Бикләп кайтып кына киттек, базар яна дип хәбәр иттеләр. Суыткыч белән туңдыргычны алып, кредитны түләп бетереп җиңел сулап куйган гына вакыт иде. Бар да әрәм булды. “Адмирал” яна дигәч, планшеттан карап еладым...
Район яшьләре һәр өлкәдә актив, уңышлары да күп. Алар горурлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Узган атнада “Арча” спорт комплексында Татарстан Республикасы беренчелекләрендә призлы урыннар яулаган егетләр һәм кызларны бүләкләү тантанасы узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, узган елның ноябреннән башлап быелның мартына кадәр үткән Татарстан беренчелегендә баскетбол, бокс, гер спорты, тхэквондо, татарча көрәш, йөзү буенча алдынгы урыннар алучыларны бүләкләп, аларга бетмәс–төкәнмәс көч, яңа уңышлар теләде. “Сезнең уңыш — районыбызның, илебезнең уңышы”, — дип бәяләде ул яшьләрнең тырышлыгын.
Узган якшәмбедә Арча район Советы каршындагы яшьләр парламентының беренче утырышы булды.
Анда райондагы яшьләр оешмалары активистлары катнашты. Алар белән очрашып, район тормышындагы мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү, фикер алышу өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев һәм районның социаль өлкә тармагы җитәкчеләре килгән иде.
Дүшәмбе киңәшмәсендә язгы кыр эшләренә, санитария-экология икеайлыгына хәзерлек, тирә-юньне, территорияләрне тәртиптә тоту, төзекләндерү мәсьәләләре каралды.
Парклар һәм скверлар төзү, мәктәпләрне ныклап төзекләндерү программалары буенча башкарылачак эшләр сөйләшенде. Яшьләр оешмаларының эшчәнлеген активлаштыру буенча бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды
Иске Кенәр авылында яшәүче Сөнгатулла Заһидуллин моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән.
Иректән мәхрүм итү урыннарыннан 2010 елда кайта. “Вамин–Мәрҗани” бүлекчәсендә каравылчы булып эшкә урнаша. Әмма эчүен дәвам итә, 2014 елда җәмәгать урынында исерек хәлдә булганы өчен административ җаваплылыкка тартыла.
Узган ел 24 декабрьдә Заһидуллин хатынын югалта. Исерек килеш аны эзләп күршегә керә, аңа бәйләнә, кыйный. Арча районы суды С.Заһидуллинны 3 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Югары Оры авылында яшәүче Нияз Әхмәтханов узган елның 2 декабрь кичендә кадак суыргыч алып кибет басарга китә.
Йозакларны каерып ташлап, складка керә, 5 шешә “Шерхан” аракысы алып чыга. Юлда кайтканда берсен эчә, дүрт шешәне яшереп куя. Полиция хезмәткәрләре каракның эзенә тиз төште, кылган гамәлләре өчен аңа җавап тотарга туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International