Бер сыер җәйге эссе көндә 200 литр су эчә. Дөресрәге, мөмкинлек булса эчә, чөнки абзарда, утарда яткан бичара малның мондый мөмкинлеге юк. Көтүдә йөргәннәренә дә бик җитәрлек эләкми әле ул су дигәнең.
“Бик рәхәт мунча бу, – ди яңа гына мунча кереп чыккан Гәүһәрия Әһлиева. – Җылы, рәхәт, чиста”.
15 май көнне районыбызның Кәче мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында яшь көрәшчеләр бил алышты. Мондый ярыш биредә беренче тапкыр булды.
12 май – Халыкара шәфкать туташлары көне иде.
Безнең Арча үзәк хаста-ханәсендә, Шушмабаш, Яңа Кенәр участок хастаханәләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә барлыгы 300дән артык шәфкать туташы эшли. “Иң куәтле армия, табибларның уң куллары, беренче ярдәмчеләре, – диделәр алар турында. – Коронавирус чорында алар көн-төн постта тордылар, кешеләрнең тормышларын саклап калу өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр, күбесе хәтта авыруны аяк өсте үткәрде”.
Арча районы прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Хәрби комиссариатта армиягә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашу үтте.
Хәзер хәрби хезмәткә хәтта укуларын ярты юлда калдырып (кайткач дәвам итү максаты белән) китүчеләр күп. Бер ел озак вакыт түгел, хезмәт итеп кайтасың да, тынычлап йөрисең. Теләгән урыннарына эшкә керү өчен бу зур плюс та. Чөнки хәзер беренче чиратта армия хезмәте турында сорыйлар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында гражданнарны кабул итү 2021 елның 8 июнендә 14:00 сәгатьтән Арча муниципаль районы башкарма комитеты бинасында 105нче кабинетта дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр, аерым алганда, коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү буенча узачак.
Кабул итүгә алдан язылу һәм сораулар 8(843)66-30544 номеры буенча кабул ителә.
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Россия шәхси эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
«Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының
3 нче этабы турында» хәбәр
2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча турыдан-туры эфир үткәрде. Аның кысаларында Татарстанда гамәлдә булган программалар һәм яшьләргә үз торакларын сатып алуда дәүләт ярдәме проектлары, документлар җыю буенча инструкцияләр, исәпкә кую, торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменең кулай механизмын сайлау мөмкинлеге турында сөйләнде.
Сылтама: YouTube www.youtube.com/МинистерствоПоДеламМолодежиРТ