ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

11 май көнне Казанның 175нче гимназиясендә булган коточкыч хәл бөтен кешене тетрәндерде.


14
май, 2021 ел
җомга

17.05.2021 - 29.05.2021 кадәр Арча, Биектау районнарында "Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" талпан энцефалитын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Барлык сораулар буенча 8-84366-3-18-30 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Районда мобиль бригадалар авылларга чыгуын дәвам итә.

Наласа фельдшер-акушерлык пунктына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Машинадан район үзәк хастаханәсенең табиб-эндокринологы Индира Урманова һәм участок шәфкать туташы Миләүшә Даутова төштеләр.

Бригада авыл халкына коронавирустан вакцина ясарга килде. Алар белән без дә бардык.

Без килгәндә вакцина ясатырга көтеп утыралар иде инде. Наласа фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче шәфкать туташы Равия Зарипова һәм Урта Аты фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Надия Йосыпова барысын да оештырып куйганнар.

Район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Фидаил Фатыйхов, “Казанка” ширкәтеннән Ленар Исмәгыйлев, “Ашытбаш” ширкәтеннән Рафил Камалов, “Северный” ширкәтеннән Рәис Һадиуллин, “Ватан” ширкәтеннән Фәнис Мөхәммәдиев бар.

Илшат Нуриев җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште. Ул аларга  тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

9 майда Арчада Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

Пандемия аркасында узган ел үтмәгәнгәме, арчалар быелгысын зарыгып көткәннәре күренеп тора. Иртәдән шәһәр үзәге чын бәйрәм рухына төрелгән иде. Сагындырган мондый зур, бөтенхалык бәйрәме.

Совет мәйданы шат авазлардан гөрләп тора. Быел мәгариф, мәдәният учреждениеләре оештырган кайсы сугышчылар блиндажын, кайсы партизаннар отряды урнашкан урман аланын яки тылдагыларның фидакарь хезмәтен чагылдырган интерактив мәйданчыклар бик уңышлы килеп чыккан.

Район җитәкчеләре сугыш ветераннарын өйләренә барып котладылар, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар, хәлләрен белделәр.

Җиңү көне алдыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына әнә шундый зур бүләк ясады алар. Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче агиткульт-бригада чараны җырлы-биюле чыгышлар белән бизәде. Чын бәйрәм тантанасы булды ул. Аңа ветераннар яшәгән урам халкы да кушылды, алкышлары белән бәйрәм котлауларын ирештерде.

10 майда Арча шәһәрендә яшәүче  Елена Александровна Бачевага 100 яшь тулды.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов аны юбилее белән котлап бүләкләр тапшырдылар.

8 майда Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Авылда моңарчы мондый һәйкәл мәктәп ишегалдында булган. Ләкин моны хәтерләүчеләр сирәк калган инде.

Тыл ветераны Антонина Осипова әйтүенчә, авылдан сугышка 300дән артык ир-ат киткән, шулар арасында аның да ике абыйсы: Иван белән Федор Ефремовлар да. Икесе дә ил азатлыгы өчен һәлак булган алар. Һәм менә алар яу кырында ятып калган 72 каһарман авылдашлары белән бергә Туган илгә һәйкәл булып кайтты.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары районыбыз авылларында 7 майдан ук башланып китте. Авылларда яшәүче райондашлар сугыш каһарманнары хөрмәтенә эшләнгән һәйкәл янына җыелып, ачы сугыш елларын, илебезгә җиңү китергән әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шундый чараларның берсе Яңа Кенәр авылында 8 май көнне узды. “Без җырлыйбыз тынычлык турында” исеме астындагы тантаналы митинг авыл җирлеге, урта мәктәп укытучылар һәм укучылары, Туфан Миңнуллин исемендәге авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рафаил Фәхретдинов котлау һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Тантаналы чараның кунагы Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин да ихлас котлау сүзләрен җиткерде. “Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршы ала. Илебезгә җиңү алып килгән каһарманнарыбыз каршында баш иябез һәм чиксез рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Киләчәк тормышыбыз имин, көннәребез якты, күңелләребез шат булсын. Бу авыр еллар башка беркайчан да кабатланмасын!” – диде ул.

9 май. Кичке сәгать 6 тулып килә. Түбән Мәтәскә мәдәният йорты янына килеп туктадык.

Урам буйлап “Ремонт механика заводы” җәмгыяте җитәкчесе, шушы авылда туып-үскән Даниял Фәсәхиев килә. Күрешкәч, “Һәйкәл, чишмәләрне карап килдем”, – диде. Әкренләп туганнар, авылдашлар җыела башлады. Китте күрешүләр, кочаклашулар... Фойедагы күргәзмәләр белән танышкач, кичә башланды.

Кичәне алып баручы китапханәче Гөлназ Гыйләҗева: “Түбән Мәтәскә авылыннан Фәсәхетдин бабайның 4 баласы – Йосыфҗан, Әхмәтхан, Мәгьсүмҗан, Шакирҗан сугышка китә, – дип сөйләде. – Бүген бирегә Фәсәхетдин бабайның оныклары җыелды”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International