ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
9 гыйнварда район мәктәпләре арасында “Арча хәбәрләре” газетасы призына һәм район беренчелегенә шахмат бәйгесе уздырылды. Анда ун мәктәп командасы катнашты. Бәйге бик мавыктыргыч, зур оешканлык белән узды.
Яңа елның икенче көнендә Казанбаш авылында яшәүче Рәсимә Фазлыевага 90 яшь тулды. Үз гомерендә бик күпне кичергән кеше ул. Хәтере бик әйбәт, аның белән сөйләшеп утыруы рәхәт.
15 гыйнварда район хужалыкларында бер сыердан уртача 13,3 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 1,1 килограммга артык
— Яңа ел бәйрәме чорында артык зур хәвефләр булмады, — ди янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Сафин.
2015 елның 1 гыйнварыннан пенсионерларның пенсиясе кимендә 12 сум 32 тиен һәм иң күбе 73 сум 96 тиенгә артты
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең 2014 елдагы эшчәнлеге уңай бәяләнде. Әмма тынычланырга урын юк. Дөньядагы һәм илдәге вәзгыятьнең катлаулана баруы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алдына җитди бурычлар куя.
Газета укучыларыбыз шәһәрдә яңа ачылган Боз сараеның эшчәнлеге белән кызыксынып шалтыраталар.
Яңа Кенәр мәдәният йортында 26 гыйнвар көнне премьера була
Чит илгә чыгу өчен паспорт ясату бәясе арта, дип узган ел ахырында ук сүз чыккан иде
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсендә бинаны үзгәртеп кору буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең ныклап төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Наилә Перова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International