ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Зәкия Мамашева турында кызыксынуым мине Орнашбашта гомер итүче улы, авылның хөрмәтле кешесе, Орнашбаш мәчете имамы Мөнир Касыймов белән очраштырган иде.
Язучы, мөгаллим Дамир Галимовның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих–этнография музеенда искә алу кичәсе булды. Анда туганнары, сабакташлары, якын дуслары, шәкертләре һәм аны күреп белмәсәләр дә, башкарган гамәлләре, шигырьләре, мәкаләләре, китаплары аша иҗатына гашыйк әдәбият сөючеләр, мөгаллимнәр, райондашлар җыелды.
Районыбызның яңа җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән үткәрелгән әңгәмә кызыклы һәм файдалы булды.
17 гыйнварда авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Арча халкының күпсанлы сораулары буенча район җитәкчесе Илшат Нуриев быел республиканың сәламәтлек саклау обьектларын ныклап төзекләндерү программасына безнең үзәк хастаханәне дә кертүгә иреште
Район сәнгать мәктәбендә Раштуа чыршысын үткәрүгә матди яктан булышкан коллективларга Василиск атакай зур рәхмәтен җиткерә

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бик кызык кешеләр без. Булган әйберне юк итәбез дә, күпмедер вакыт үткәч, эх, ялгышканбыз дип, башны кашыйбыз. Моңа мисаллар адым саен. Берзаман суканы уйлап табучыны кешелек тарихында булган сугышлар китергән зыяннан зуррак зыян салучы дип игълан иттеләр. Сукалар күп хуҗалыкларда металл ватыклары итеп озатылды. Бүген үкенәләр инде, чөнки сукаланмаган басуларны чүп басты.
Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программа нигезендә районда яшәүче сугыш ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына Арчадан өр-яңа фатирлар бирелде.
Әле кайчан гына мәш килеп Яңа ел каршыларга әзерләнеп йөрдек. Бүген ул турыда узган ел, дип сөйләшәбез. Уйлап карасаң, бер мизгеллек бәйрәм өчен күпме мәшәкатьләр бит. Шунысы күңелне куандыра — күңелле мәшәкатьләр! Ә шәһәребез ничек ямьләнде бу чорда! Кайсы почмагына барма, аллы-гөлле утлар җемелдәп, күңелгә рәхәтлек, сихри нур
Гыйнвар башында үзәк хастаханәнең бала тудыру бүлегендә булдым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International