Арча районы волейболчылар командасы тренерлар Рәшит Сафин һәм Тәлгать Әхмәтов җитәкчелегендә Зәйгә ярышка бардылар.
2007-2008 елгы кызлар командалары “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында ярыштылар.
Аларның бу турыда дәшми каласылары килми. Чөнки үзләренә күрсәткән кадер-хөрмәткә, игътибарга бик күңелләре булган.
15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланып китте. Безнең районда да 112 хезмәткәр бу эш белән шөгыльләнә. Халык санын алу кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Сез үзегез дә мәгълүматларны түбәндәге даими участокларга 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр килеп бирә аласыз:
Арча шәһәрендә
Совет мәйданы, 17 йорт, район Мәдәният йортының 2нче каттагы методистлар һәм режиссер бүлмәләре;
16 октябрьдә район Мәдәният йортында үзбәк кардәшләр үз Президентларын сайлауда катнашты.
Бу сүзләрне инглиз драматургы Уильям Шекспир әйткән: “Бөтен тормыш театр, ә кешеләр анда – актерлар”, – дигән ул.
Кемнең нинди рольдә уйнаячагы без туганчы ук язылып куйган икән. Болындагы чәчәкләр төрлелеге белән матур булган кебек, бу дөнья кешеләрнең төрлелеге белән кызыклы. Бар да бер төсле генә булса бик күңелле дә булмас иде бу дөнья.
2021 елның 11 октябрендә Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы кысаларында 2022 елда югары тизлекле интернетка тоташтырылачак торак пунктлар өчен тавыш бирү башланды. УЦН 2.0 программасы кысаларында 100 дән 500 кеше яшәгән торак пунктларда 3G һәм 4G стандартларының мобиль челтәре булмау яки сыйфаты начар булу күзәтелгән торак пунктларда универсаль хезмәт күрсәтү резервы акчалары хисабына 4G стандартлы база станцияләре урнаштырылачак. Татарстан Республикасы буенча шундый 624 торак пункт исәпләнә. Тавыш бирү өчен түбәндәге адрес буенча урнаштырылган махсус https://www.gosuslugi.ru/inet эшләнде.
Районыбызның 75 гаиләсе фатирлы булды. Арча шәһәрендә социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән ике йорт кулланышка тапшырылды.
Бакый Урманче һәм Максим Горький урамнарында 5әр катлы ике йорт ачылды.
Уфа шәһәрендә Россиянең һөнәри белем учреждениеләре студентлары һәм укучылар арасында үткән 9нчы “Яшь профессионаллар” милли чемпионатының финалына йомгак ясадылар.
Медальләр саны буенча һәм төбәкнең рейтингтагы урынын исәпкә алып Татарстан Республикасы беренче урынны яулады.
Әле кичә генә алар шәһәр өстендә күкне каплап очып йөриләр иде.
Бүген инде чәүкә белән ала каргалар гына калган. Сүзнең кара каргалар турында барганлыгын чамалагансыздыр инде. Шунысы гаҗәп, көннәр матур тора, азыкка да кытлык юк, ә алар китеп тә барган. Ел да шулай, ә бит язын март башында ук кайтып җитә кара каргалар. Бу вакытта чын кыш диярлек бит әле, кар-буран, салкыннары да ярап торырлык. Тиздән чын яз киләсен белә кошлар.
Әңгәмәдәшебез – “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Ленар Сабиров.
– Ленар Исрафилович, күрше төбәкләрдә кош гриппы ачыклануы турында шомлы хәбәрләр килә.