Яңа Кишет авылында яшәүче Илгиз Абдуллин йөрәге әрнегәннән әйтә бу сүзләрне. Әйтерсең дә, бер көндә 65 баш умартасының эшче кортлары үлеп беткән бит аның.
– Менә битлек киегез, исән калган кортлар бик ачулы, – дип каршы алды ул безне. Кортларның ачуы бездә түгел дә, тик алар мондый аяныч хәлгә кем төшергәнен каян белсен инде...
Бу көнне бөтен юллар Шушмабашка илтә иде. Иртән бирегә “Гостехнадзор” Идарәсенең 25 райондагы бүлек җитәкчеләре – баш дәүләт инженер-инспекторлары семинар-киңәшмәгә җыйналды. Анда Идарә җитәкчесе Радик Зиатдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Татарстанда “Илкүләм проектлар. Фотоконтроль 2019” төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Проектның ничек тормышка ашырылуын “Бердәм Россия” фракциясе инициативасы белән төзелгән эшче төркем күзәтә. Аның җитәкчесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова киңәшмә үткәрде. Видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.
50 ел иңне-иңгә куеп, 4 бала тәрбияләп үстергән, үрнәк булып яшәүче Сүрия апа белән Хәбибулла абый әлеге бүләккә хак рәвештә лаеклы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия кооперация университетының Казан кооператив институты тарафыннан оештырылган бу чарага Арча, Буа, Саба, Тәтеш, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Кама Тамагы районнарыннан спорт белән дус фермерлар һәм кооператорлар килгән иде. Сүз уңаеннан: җәйге спартакиаданың беренчесе дә бездә узган иде. Оештыручылар шундый мөмкинлек биргән һәм уңайлыклар тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Арча сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы, Калуга, Мәскәү өлкәләре һәм Мәскәү шәһәрен үз эченә алган үзмәшгульлек пилот проекты буенча киңәшмә булды.
Аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Очрашуда Татарстан Республикасы буенча салым инспекциясе вәкиле катнашты. Киңәшмә сорау-җавап формасында үтте. Соңыннан без Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды төбәк вәкиле Лилия Сафиуллинага үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесенең урынбасары Полякова Елена Петровна 16 июль көнне Арча районы Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итә.
2019 елның 6 июлендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 елның 100 нче пары теркәлде
Сезне ихлас күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Гаилә, игътибар, үзара хөрмәт, татулык һәм якыннарының яратуы – һәр кеше тормышының төп байлыклары. Алар безнең тормышыбызны мәгънәлерәк, бәхет һәм шатлыкларны тулырак тоярга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Бары гаилә генә кеше тормышын хисле һәм рухи яктан бай итә ала.
Мәгълүм булганча, РФ Президенты Указы белән быелдан Россиядә 12 юнәлеш буенча илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Безнең республикада әлеге проектларга федераль бюджеттан 44,6 миллиард сум акча бүленәчәк.
Илкүләм проектлар кысаларында Татарстанда 3090 урынлы 29 балалар бакчасы, ГТО комплексын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы, 10 муниципаль-җәмәгать урыннарын төзекләндерү һ.б. күздә тотыла. Депутатлар үз территорияләрендә әлеге объектларны игътибар үзәгендә тотачак.