11нче сыйныфны тәмамлаган егет, кызлар аттестат алдылар, мәктәп белән хушлаштылар, саубуллашу кичәләре үткәрделәр, бергәләп таң аттырдылар...
– Районда быел барысы 161 егет һәм кыз 11нче сыйныфны тәмамлады, – дип сөйләде безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. –Шуларның 34е медалистлар. Күбесе югары уку йортына барачак.
Вазыйх абый Шәрәфиев бүгенге көндә Яңа Кенәрдә оныгы Раил, килене Тамчы, оныгы Чулпан белән яши. Күршедә генә кызы Зөлфия, кияве Марат.
– Без Түбән Камадан кайтып бирегә урнаш- тык. Кайнатам да бар әле. Аңа 91 яшь. Узган ел юбилеен билгеләп үтте, – ди Зөлфия.
Алар белән без Вазыйх абыйның 90 яшьлек юбилеенда очраштык. Юбилярны районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек- ле бүләк һәм күчтәнәч тапшырды.
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Безнең районда мәхәббәтләренә тугры калып, озак еллар тату һәм матур гомер иткән гаиләләр бик күп. Аларның һәрберсе мактауга лаек һәм яшьләргә үрнәк булып тора. Бүген без шундый гаиләләрнең берсе белән таныштырабыз.
Фәридә һәм Альберт Князевлар турында “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Эльвера Сергеевадан ишеттек. “Барлык балаларын, онык- ларын җыеп, урамда гаилә бәйрәме оештыралар. Алты балага бөтенесе 33 онык һәм оныкчык. Үрнәк гаилә дә бу. Капка төпләре дә җәен җәннәт бакчасына әверелә. Алар турында газетада язарлык,” – диде ул. Гаилә бәйрәме үткәрү хәзер яңалык түгел. Алар турында нәрсә язарга була? Башта шундый уй кайнады. Бәйрәмендә катнаша алмасам да, соңыннан Князевлар белән танышып карарга булдым һәм Арча станциясенә Таҗи Гыйззәт урамына юл алдым.
Узган гасырның 70нче еллары. Район Мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсе бара. Беренче секретарь Харис Зәйнуллин чыгыш ясаганнан соң сорауларга җавап бирде.
– Менә монда берәү болай дип язып җибәргән, – диде ул: “Иптәш Зәйнуллин! Мостафин язган, сез укыган док- ладлар өчен Мостафинга кандидатлык дәрәҗәсе булса да бирергә кирәк”. Дөрес язгансыз, иптәш Мос- тафин моңа бик лаек.
Минем КПСС райкомында инструктор булып эшләгән вакыт. Тәлгать Нурзадович пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире. Иртәдән кичкә кадәр кәгазь эшенә чумган, яза да яза. Улы Айдар да әти төннәр буе да нәрсәләрдер яза иде, ди.
Ул үзе безнең редакцияне эзләп тапты. Арчада узган балачагы, яшьлеге, дуслары турында сөйләшеп утырды. Узган ел без дөньякүләм футбол чемпионаты уңаеннан Арчаның үз футболчылары, ветераннар турында язган идек.
Искә төшерик, 1941 елда туган, бүгенге көндә Түбән Новгородта яшәүче, заманында Арчада гына түгел, республиканың җыелма командасында уйнаган Равил Җәләлиев, Арчаның атаклы футболчысы Аркадий Мартыновның улы Владимир Мартынов узган ел шулай ук редакциядә кунак булып киттеләр. Шушы көннәрдә Арчаның тагын бер ветеран футболчысы 1946 елгы Анатолий Михайлович Капралов бездә кунакта булды. Үткәннәргә, тарихка битараф булмаганга рәхмәт аларга.
Ун көн дәвамында Сикертәндә кино төшерделәр. Артистлар гына түгел, бөтен авыл халкы, эшләре күп булуы турында онытып, шушы мәшәкатьләр белән мәш килде. Кызыксынып без дә Сикертәнгә юл тоттык. Ничек инде районда барган бу вакыйганы яктыртмый калып була? Һәр районда кино төшермиләр бит. Бәхетебезгә режиссер Нурания Җамалинең беразга гына бушаган вакытына туры килдек. “Трактор килгәнне көтә идек”, – дип аңлаттылар безгә.
Телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артис- ты Нурания Җамали безгә “Сөюләрем сине хак минем”, “Ерактагы йолдызым”, “Яңа елда бергә булыйк”, “Уеннан уймак”, “Язмышлардан узмыш юк икән”, “Җылы эзли җаннар” һәм башка татар телендәге фильмнары аша таныш.Узган ел аның “Көтелмәгән кунак” дигән фильмы дөнья күрде.
Кибеттән әйбер алганда, аны кире тапшырырга туры килмәгәе дип сирәк уйлыйбыз. Өйгә кайтып, тагын бер барлап карагач, әлеге товарның төрле сәбәпләр аркасында яраксыз булуы ачыклана. Ә чегы, инде ияләнелгән гадәт буенча, ташланган. Чегы булмаган товарны ничек кире кайтарырга? Мондый очраклар күп кеше тормышында булгандыр, чөнки без һәммәбез сатып алучы.
Шулай да, мондый очраклардан чыгу юлы булмый калмас дигән фикер белән Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә аңлатма бирде.
Әңгәмәдәшебез – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.
– Мөнир Әмирович, җәй җитүгә халык чит җирләргә ял итәргә ашыга. Ләкин салым буенча бурычы булганнарны чит илгә чыгармаулары мәгълүм. Шул хакта халыкка тагын бер аңлатып үтегез әле.
– Ялга барганда күңелсез хәлләргә тарымас өчен, иң элек салым буенча бурычларны түләргә кирәк. Чөнки бурычлыларны таможнядан уздырмаска мөмкиннәр. Ялга җыенганда гына түгел, берәр төрле килешү төзегәндә дә салым буенча бурычың юкмы икәнлеген белү кирәк. Соңгы вакытта эшкә урнашучылардан да салым буенча бурычлары турында сорый башладылар. Түләүнең иң җайлы ысулы – Федераль салым хезмәтенең сайтында физик затларның шәхси кабинеты сервисы аша. Анда бурычлар да күренә, онлайн түләү мөмкинлеге дә бар. Физик затлар ул сервистан куллануны кулай күрә. Шәхси кабинеты булмаганнарга дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү порталыннан, эре сәүдә үзәкләрендә куелган инфомат аша (ул очракта ИНН номерын язарга кирәк) карап белергә, шулай ук район салым инспекциясенә шалтыратырга мөмкин. Шалтырату өчен Россиядә бердәм федераль номер бар. 88002222222 номеры аша шалтырату бушка. Аның аша Россиядәге теләсә кайсы инспекциягә шалтырату, бурычларны белү мөмкинлеге бар.
Шура авылы халкы бәйрәмнәрне үзе ясый. Әле күптән түгел генә гармун белән урам әйләнеп Ленар Мөбарәкшинны армиягә озаттылар.
– Яман да күңелле булды, – ди күптәнге танышым Кәшшаф Рәхмәтуллин. – Яшь чаклар, үзебезнең киткән вакытлар искә төште. Ленар бик тәртип- ле гаиләдән, техникум тәмамлады, әтисе Нурфис тракторда, әнисе мәктәптә эшли. Авыл халкы бик бердәм, тырыш безнең.
29 июньдә иртәнге сәгать 10да Арча тимер юл станциясе мәйданында “Тукай юлы” дип аталган яңа туристлык маршруты ачу тантанасы узды. Казаннан кайткан туристларны – язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, студентлар һәм башкалар – Габдулла Тукайның Шүрәлесе, Су анасы, Сарык белән Кәҗәсе, Былтыры да каршы алды.
Туристлар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Путь Тукая – Тукай юлы” халык проектын оештыру комитеты җитәкчесе Римма Ратникова, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының велосипедчылар берлеге җитәкчесе, сәяхәтче Илдус Янышев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкаручы директоры Нурия Һашимова да бар иде.