Балалар өчен көтеп алынган җәйге каникуллар башланды. Аны ничек күңелле генә түгел, файдалы да итеп үткәрергә? Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Ринат кызы Галимова белән без шул хакта сүз алып бардык.
Арча педагогика көллияте студентлары, 6нчы мәктәп каршындагы лагерьга йөрүче укучылар, 9нчы балалар бакчасы нәниләре 3 июнь көнне Америкадан килгән кунаклар белән очрашты.
28 майдан 2 июньгә кадәр Анапа шәһәрендә юниорлар арасында таэквондо буенча Россия беренчелеге узды .
Беренчелектә катнашкан 56 регион арасында Татарстан Республикасы җыелма командасы жыелма 35 нче урынын алды. Республика җыелма командасы составында " Арча» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Габдрахманов Ислам (тренеры Газинур Борһанов) да чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Арча районының «Курса МТСы» ҖЧҖ базасында гадәттәге «Иң яхшы сабанчы -2019» конкурсы узды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Балаларны яклау көне уңаеннан “Казансу” паркында балалар сабантуе узды. Рәхәт, матур бәйрәм булды ул. Бер генә бала да читтә калмады, туйганчы уйнады, биеде, җырлады, көлде, күңел ачты. Арча Мәдәният йорты, китапханә, Укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, район мәгариф идарәсе, Казан арты тарих-этнография музее – барысы бер булып шундый бәйрәм ясадылар. Парк ул көнне балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп торды.
Түбән Аты, Урта Аты, Урта Сәрдә авылларында булдык. Безне олы юл буенда Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резедә Батталова каршы алды. “Бу хезмәттә ике ел. Безнең җирлеккә дүрт авыл – Урта Аты, Түбән Аты, Урта Сәрдә, Колачы авыллары керә”, – диде ул.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча видеоконференция режимында Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Анда җәяүлеләр һәм транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм пассажир, мәктәп автобусларын куркынычсыз файдалану турында сүз барды.
Күбәләкләр – табигатьнең бизәге алар. Чәчәктән чәчәккә кунып нектар суырып йөргән ак, кызгылт, сары, яшел һ.б. күп төрле төсләргә бизәлгән бу җан ияләренә карап торуы рәхәт. Әмма һәр нәрсәнең чамасы бар.
9 июнь 2019 ел, Арча шәһәре, стадион
Бәйрәмне ачу
(10.00-11.00)
- Арча муниципаль районы җитәкчесе И.Г.Нуриевның котлавы.
Сабантуй флагын күтәрү
Кыр батырларын һәм алдынгы терлекчеләрне бүләкләү
Авылда эшләр берсен-берсе куып җитеп кенә тора. Чәчүне төгәлләп бетерәбез дип йөргәндә печән өсте дә килеп җиткән, ләбаса.