ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Мәдинә Исхакова үзенең 90 яшьлек юбилеен Пүчинкә–Поникта туган йортында каршы алды.

Арча станциясендә яшәүче Хания Низамовага 90 яшь тулды. Юбилярны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Безнең газетада төнге музей турында язып чыккач, төнге музей буламыни, дип аптырап шалтыратканнар иде. Төнге музей акциясен беренче тапкыр Берлинда 1997 елда үткәрәләр. Бүген инде ул дөньякүләмгә әйләнгән. Быелгысы Россиядә 19 майдан 20 майга туры килде. Кичен, малайлар белән Яңа Кырлайга Г.Тукай музеена төнге сәяхәткә киттек.

Балалар хәзер мәктәптән бик күп нәрсәгә өйрәнеп чыга. Районда үткән чараларда катнашып, аларның ни дәрәҗәдә белемле һәм акыллы булуларына кайчак исең китә.


29
май, 2018 ел
сишәмбе

XXIII  Республика  балалар  һәм  яшьләр  иҗат  фестиваленең  район  этабына  йомгак  ясалды.  Ул  радиожурналистика,  тележурналистика  һәм  язма  басмалар  номинацияләре  буенча  булды. 

Һәр  елны  май  аеның  кояшлы  бер  көнендә  Арча  Укучылар  сарае  каршындагы  урам  гөрләп  тора.  Әйе,  бүген  дә  рәсем  бәйрәме.  Рәсем  кәгазьгә  түгел,  ә  бәлки  асфальтка  ясала.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

28 май көнне  иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 17.00 сәгатькә кадәр республика күләмендә  Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан, балаларга медицина хезмәте күрсәтү сорауларына кагылышлы консультатив ярдәм күрсәтү өчен "кайнар линия"  оештырыла.


25
май, 2018 ел
җомга

Район басуларында язгы кыр эшләре төгәлләнүгә таба бара (язның үзенең дә санаулы көннәре генә калды). 24 майга 54095 гектарда (85 процент) сабан культуралары чәчелде. Алданрак  чәчелгән басуларда инде  уҗымнар тишелеп чыкты.

“Яңарыш”, “Игенче” ширкәтләрендә 1876–1010 гектарда чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәргә каршы эшкәрттеләр. “Кырлай” ширкәтендә көзге культураларны кыяктан тукландыралар.

“Кырлай” ширкәтендә 6 агрегат көне–төне бәрәңге утырта. Барысы 1 мең гектарда игеләчәк. 20 гектарда кишер чәчтеләр, кызыл чөгендер чәчәләр. Әлеге мәйданнар барысы да сугарылачак.

Ире Нуретдинне сугышка озатканда Гөлхәбирә өч бала белән кала. Нурые сугыштан кайтканчы балаларын сакларга, якларга сүз бирсә дә, язмыштан узып булмый – бер баласын ат тибеп үтерә. Йөрәккә уелып калган кайгыны сугыш еллары авырлыгы баса. Беркөн тагын кайгылы хәбәр: Нуретдине сугышта хәбәрсез югалган... 34 яше дә тулмастан тол кала ул.  Берничә елдан ирен көтү өмете дә киселә – күрше авылдан берәү хәбәр җибәрә: “Мөрәледән Нурый белән бер сугышка кердек. Елгага кергәндә күрдем аны, чыкканда юк иде”...

Минемчә, һәр гаилә үзенең ана телендә сөйләшергә, аны саклап калырга тиеш.  Бу бурычны балалар бакчасына, мәктәпләргә генә аударып калу дөрес тә булмас иде.

Узган ел ахырында Татарстанда мәгариф учреждениеләрендә балаларга татар телендә тәрбия, белем бирү хакында җитди сөйләшүләр булды. Россия Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе мәгарифе турында”гы Федераль Законга үзгәрешләр кертү турында” (№438863-7) Федераль закон проекты юлланды. Закон проектында Россия Федерациясе республикаларында дәүләт телләрен укыту һәм өйрәтү ирекле рәвештә, ә ана телен өйрәнү – укучыларның һәм әти-әниләрнең теләген исәпкә алып тормышка ашырыла, диелгән. Әлегә закон проекты Дәүләт Думасында каралу өчен тәкъдим ителде.  Урыннарда хәл ничек тора соң?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International