Киләчәккә зур өметләр белән
Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә
– Илшат Габделфәртович, Яңа еллар алдыннан Сезнең белән әңгәмә үткәрү матур традициягә керде. Газета укучылар да аны көтеп алалар, үзләре дә сорауларын, фикерләрен язып җибәрәләр, шалтыраталар. Әле менә Пүчинкә–Поник авылыннан рәхмәт әйтеп шалтыраттылар: “Узган ел район башлыгына юлларның начар булуы турында мөрәҗәгать иткән идек. Шуннан соң ике авыл арасындагы юлга “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте таш салдырды. Чишмәне дә карадылар. Үзара салым акчасы исәбенә таш салынды. Авылга бераз булса да җан керде. Болар өчен зур рәхмәт!”
30 декабрь, 2–9 гыйнварда 19 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “ТатАрча Кар бабайда кунакта” күңел ачу программасы.
31 декабрьгә кадәр Арчаның 1нче, 2нче, 3нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә, 6нчы мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшли.
30 декабрь, 3–10 гыйнварда “Музейда яңа ел каникуллары” – балалар өчен бушка экскурсияләр.
Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриевның сәләтле балалар белән очрашуы, чәй өстәле артында кара-каршы утырып аралашуы матур гадәткә кереп бара. Быел да ул 26 декабрьдә Арча Мәдәният йортында үтте. Анда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре Алмаз Ибраһимов, Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.
Арча Мәдәният йорты сәнгать яратучыларны премьерага җыйды. Хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиеваның “Әни диясем килә” пьесасы буенча Арчаның 11нче балалар бакчасының “Асылъяр” коллективы тамашачыга тормышның чын асылын ача торган спектакль тәкъдим итте.
24 декабрьдә Казанда «SFORZANDO» балалар башкару сәнгатенең Халыкара Олимпиада фестиваль бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады.
22 декабрьдә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Рәфыйков, бүлек белгече Дамир Гыйлаҗев күңелле вакыйгаларда катнаштылар. Ашабаш авылында яшәүче Илдус Кәримов “Башлаучы фермер” программасы буенча 1,5 млн. сумлык грант откан иде. Ул 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзеде. 22 декабрьдә әлеге ферманы ачу тантанасы булды.
Үткән шимбәдә кичке сәгать 7дә Арчаның Казансу паркының икенче өлеше Кыш бабай, Кар кызы белән тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый матур, уңайлы парк төзелгәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте, районда төзелешләр дәвам итәчәк, төзелгәнне саклап тотарга, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә чакырды һәм халыкны Яңа ел белән котлады.
Беркөн кичке якта “Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин шалтыратты. “Бездә чыршы бәйрәме була, кунакка килегез”, – диде ул. Ничек шулай чын күңелдән эндәшкәндә каршы килеп була ди? Аннан беләм бит, территориаль җәмгатьчелек үзидарәләре оештырган һәр чара югары дәрәҗәдә уза. Чөнки аларның җитәкчеләре берсеннән–берсе тырыш, булдырам дип йөри торган, тиктормас, әллә нинди фантазияләргә ия, шул ук вакытта бераз гына хыялый да.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы гомүм белем бирү оешмаларына йөри алмаучы инвалид балаларны өйләренә барып котладылар.
Узган атнада “Ватан” хуҗалыгында күп сөт бирә торган сыерлар булдыруга багышланган семинар–киңәшмә үткәрелгән иде. Ул күбрәк теоретик рәвештә узды, белгечләр технологик таләпләрне яхшылап аңлаттылар.