ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Узган атнада Арчадан бер төркем делегация (фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр, үзешчәннәр, Арча халык театры үзешчән артистлары) Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында булып кайттылар. Ерак сәфәрнең максаты – Татарстаннан читтә яшәүче кардәшләребез тормыш–көнкүреше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, ике арада дуслык күпере төзү. Оренбург татарлары безне нәкъ үзебезчә гармуннар уйнап каршы алдылар. Мондый якты йөздән мең километрга кадәр юл үтү авырлыгы да, арганлык та эреп юкка чыкты. Соңга калып килүгә карамастан, Татар Каргалысы авылы үзешчәннәре безгә үзләре әзерләгән концерт тәкъдим иттеләр. Аннан фатирларга кунарга озаттылар.

Әңгәмәдәшебез – район суды рәисе – Наил Хафиз улы Сөнгатуллин.

Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” исемле рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы республика бәйгесе булды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм катнашучылар саны елдан–ел арта бара. Алай гына да түгел, рус телле тәрбиячеләрнең әлеге бәйгегә әзерлекләре дә яхшырганнан яхшыра.

Шимбә һәм якшәмбе – ике көн “Арча” спорт комплексында волейбол ярышлары булды. Ике көн аерыла алмыйча волейбол ярышлары карадык.

Хөрмәтле газета укучым, сезнең “Хәйрия” концертына барганыгыз бармы? Оят булса да әйтим, минем юк иде. Узган җомгада ике малайны ияртеп, Арча станциясендәге мәдәни үзәккә “Хәйрия” концертына төштек. Бала-чагалар белән килүчеләр хәйран иде. Без килгәндә “Хәйрия” тартмасы тула язган иде инде. Балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар – бар да үз өлешен кертергә тырыша. Без дә һәркайсыбыздан 100 сумнан 300 сум салдык...

Арча ягы белән танышырга теләүче туристлар саны елдан–ел арта бара. Үзебезнекеләр генә түгел, чит илләрдән дә киләләр. Иң мөһиме, яратып китәләр. Моның өчен без беренче чиратта Тукаебызга рәхмәтле булсак, икенчедән яшәгән төбәгебез дә матурая, үсә, туристларга күрсәтерлек, мактанырлык урыннар күбәя.

Изгелек... Бу турыда сүз чыкса, без күп очракта кемгәдер акчалата ярдәм күрсәтү яисә мохтаҗларга кием-салым белән булышу, өлкәннәр өчен концерт кую яки күчтәнәч бирү һәм башка шундый эшләрне күз алдына китерәбез. Әмма изгелек кылу бер алар белән генә чикләнми, ул киң мәгънәгә ия.

РФ Җинаять кодексының 222нче маддәсенең 4нче өлешендә сугышныкы булмаган ату коралын законсыз саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Төбәк–Чокырча авылында яшәүче А.Лукоянов 2015 ел ахырында иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтып, быел кеше кыйнаган өчен тагын шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Бүгенге көндә бу төр җинаятьләр еш күзәтелә, кеше акчасын, әйберен алдалап алу юлы белән көн күрергә теләүчеләр җитәрлек. Алар тик тормый, җинаятьләрнең яңа схемаларын уйлап таба, банк карталарын, Интернет челтәрен, телефонны файдалана. Түбән бәядән товар тәкъдим итеп шалтыраталар һ.б. Гыйбрәтле хәлләр җитәрлек булуга карамастан, халык башкалар хатасын кабатлауны дәвам итә, алданалар, үз куллары белән биреп, акчадан колак кагалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International