ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Арча районы Иҗтимагый советының чираттагы 27нче утырышында өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләре: Арча Укучылар сарае һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йортында балалар иҗатын үстерү буенча эшчәнлекләре турында сөйләштеләр. Аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Ул социаль объектларның халәтен, андагы эш барышын күзәтү, Иҗтимагый совет тарафыннан бәяләү максатында уздырыла.


21
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

10 декабрьдә Казанда Э.Б.Литвинова исемендәге "Forte-PIANO" Республика яшь пианистлар бәйге-фестивале узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да катнашты.

 

15–16 декабрьдәКазанның «Ливадия» шифаханәсендә Татарстан Республикасы эшләүче һәм укучы яшьләре үзешчән сәнгатенең XIII республика профсоюз фестивале булды. Анда мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Арча райкомы да актив катнашты, председателе Давлятшина Наилә Эдем кызы.

15 декабрьдә Йошкар-Олада «Милләтләр хәзинәсе» исемле Төбәкара фестиваль-бәйге узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары да актив катнашты.

16 декабрьдә Казанда «Яшь талантлар йолдызлыгы» IX Бөтенроссия музыкаль башкару бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Самат Минһаҗев уңышлы чыгыш ясады. «Баян, аккордеон» номинациясендә ул II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы).


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра, ди халык мәкале. Бу юлларны кәҗә хәтле дә сөт бирмәгән сигез сыер урынына, мул сөт бирә торган берне асра, дип укырга кирәк.

Хәзер авыл җыелышларында да халык алдында хисапны коры сүз белән генә тотмыйлар. Нәрсә эшләнгәне зур экраннан күрсәтелеп барыла. Урта Курса авыл җирлегендә дә шулай булды.

Сентябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы “Иң яхшы терлекчеләрнең ялын оештыру бүлмәсе”нә бәйге игълан иткән иде. Анда “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең Курса–Почмак сөтчелек фермасы да катнашты һәм беренче урынны яулады.

Арча сорт сынау участогы җитәкчесе Фәнис Зариповка “Россиянең атказанган сорт сынаучысы“ дигән мактаулы исем бирелүе турында хәбәр иткән идек инде.

23 декабрьдә 19 сәгатьтә “Казан су” парк зонасының икенче чиратын, 19 сәгать 15 минутта үзәк чыршыны ачу тантанасы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International