Яңа ел алдыннан районга Казаннан Кыш бабай белән Кар кызы кайтты. “Изге күңелле тылсымчы бул” акциясе кысаларында Татарстан Республикасындагы Бөтенроссия халык фронты вәкилләре ятим балаларга чын бәйрәм бүләк итте.
3 гыйнвар кичендә Арчага Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы һәм Алабайтал авылларыннан бер төркем милләттәшләребез килде. Күптән түгел безнең арчалар аларда булып кайтты. Инде менә үзләре килделәр. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды һәм озатып йөрде.
Әле кайчан гына яңа ел бәйрәмнәрен ашкынып көттек. Ә алар килде дә, матур хатирәләр калдырып үтеп тә китте. Бу көннәрдә шәһәр гөрләп торды, төрледән-төрле чаралар оештырылды. Аеруча балалар өчен чын каникул булды бу.
Елдагыча Яңа ел бүләкләргә бай булды. Шулай тиештер, чөнки балаларны сөендерү Кар бабай белән Кар кызының изге бурычы. Элек–электән килгән матур традиция дә.
23, 26 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә әзерлек бүлеге һәм түбән сыйныфлар укучылары өчен "Яңа ел урманындагы маҗаралар" исемле Яңа ел чаралары оештырылды.
Сезне чын күңелемнән Яңа 2018 ел белән котлыйм.
Әлеге матур һәм якты бәйрәм һәрберебезнең күңелендә үзенчәлекле урын алып тора. Елның суык фасылына карамастан, бу, чын мәгънәсендә, җылы бәйрәм! Ул якын кешеләребез белән аралашуда күңел җылылыгы, якты өметләр, шәфкатьлелек һәм кешелеклелеккә ышаныч уята, үзе белән могҗиза, мәхәббәт алып килә.
Соңгы елларда без күбрәк кибетләр ачылу турындагы хәбәрләрне ишетеп яшибез. “Тәрәзәне ишек итәләр дә, кибет ясыйлар”, – ди бер танышым.
Бу көннәрдә район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Кыш бабай, Кар кызы булып киенеп, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып, киләсе Яңа ел белән котлап, бүләкләр таратып йөриләр. Беркөнне үзем дә ияреп чыктым.
Мирҗәм авылында Яңа ел бәйрәмен яңартылган, матур клубта каршы алачаклар. Ныклап төзекләндерелгән клубны ачу тантанасына Казаннан галим, шагыйрь Рифат Җамал да туган авылына кайтып төште.
Яңа иҗат сезоны башыннан авылларда “Җир бизәге – туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дигән девиз белән урам концертлары гөрләп бара. Һәр авылда һәр урам үзенең талантларын барлый.