ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

28 июньдә Арча агросәнәгать көллияте 90 укучысын мөстәкыйль тормыш юлына озатты. Егет-кызлар техник-механик, техник-технолог, техник программачы, техник, өлкән техник-механик белгечлекләренә ия булып көллият белән саубуллашты бу көнне.
Урта Пошалым мәдәният йортында узган чыгарылыш кичәсенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килгән иде. Ул студентларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашып, аларга хәерле юл теләде.
Кулына диплом алган кичәге студентларның бүген сайлар юллары төрле: кемнәргәдер практика узганда ук эш урыны тәгаенләнгән булса, кемдер эш эзләячәк. Ә егетләрнең күбесен армия көтә. Алар арасында да белемен югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр күп. Кичәгә килгән Казан Дәүләт аграр университет вәкиле бу көнне шактый студентның гаризасын кабул итте. Шунысы яхшы — көллият берничә уку йорты белән хезмәттәшлек итә. Тырыш, булдыклы укучыларны бүген үк кабул итәргә әзер алар. 

18 июнь көнне Иске Ашытта яшәүче Өммегөлсем Шаһиевага 90 яшь тулды. Әниләрен, әбиләрен гомер бәйрәме белән котларга туган йортка балалары, оныклары җыелды.
Әбине котларга Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резидә Галиуллина һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килде. РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның  Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшыргач, ихлас рәхмәтләрен җиткерде ул.
Кышын сугыш ветеранының тол хатыны буларак алган Арчадагы фатирында яши дә, май җитүгә авылга кайта Өммегөлсем апа. Өлкәннәргә булган карашка шатланып, рәхмәт укып туя алмый үзе. Күршеләренә дә зур рәхмәтле әбекәй. “Кышын йортымны күрше килене Райлә карап тора. Үзем монда яшәгәндә аягымда йөреп, капка төбенә чыгып утырсам да, кибеткә барырлык чама юк. Рәхмәт күршеләргә, кирәк әйберемне хәзер алып кайтып бирәләр”, — ди.
Колаклары начар ишетеп, бер күзе бөтенләй күрмәсә дә, гомумән алганда сәламәтлегем әйбәт, дип, булганына шөкер итеп яши. Инде өлкәнәйгәч кулы сынуын да бер мәзәк итеп сөйли. Тормыш авырлыкларын элек- электән уен-көлке белән уздырырга тырышканга, бүген дә җор теллелеген ташламый. Юкса, 14 яше дә тулмаган килеш тормыш арбасына җигелгән бит.

Арча үзәк китапханәсе 23 июньдә шигърият сөючеләрне җыйды. Ул көнне әдәби кунакханәдә үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның “Йөрәк ритмында” дигән исем астында яңа дөнья күргән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды. 
Казаннан махсус кунак- лар (Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Расих Сабирҗанов, берлекнең пресс–секретаре Нәгыйм Шаһиев, шагыйрь, сатирик, композитор, җырчы, юмор остасы Алмаз Хәмзин, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, журналистлар Фәния Арсланова (“Ватаным Татарстан”), Расиха Фаизова (“Шәһри Казан”) кайткан иде. 
Кем соң ул Альберт Әбелханов? Рус телендә газетабызны алдыручыларга бу исем яхшы таныш, чөнки аның төрле темаларга иҗат ителгән мәгънәле, шул ук вакытта гаҗәеп матур шигырьләре газета битләрендә еш басыла. Аннан тагын бер ягы бар, күп еллардан бирле өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәп тә, авырлыклар алдында сыгылмаган, күңелен төшермәгән, чын кеше булып кала белгән, шигырьләр язып, күңеленә, йөрәгенә рәхәтлек алган, тормыштан ямь тапкан, шул мохиттә иҗат итүче кеше ул.
Альберт Кыям улы 1934 елда (23 июнь көнне аңа 83 яшь тулды) Сталинградта туа. Әтисе хәрби булу сәбәпле, гаилә төрле шәһәрләрдә яши. Сугыш башлангач (әтисе сугышта һәлак була) эвакуацияләнеп Арчага кайта. Альберт беренче сыйныфны беренче мәктәптә укый, икенче сыйныфтан Суворов училищесына китә. Хәрби уку йортын көмеш медальгә тәмамлап, Сталинградта хәрби училищеда белем ала. Гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Отставкага чыккач, Арчага кайта, читтән торып педагогика институтын тәмамлый, Иске Чүриледә, Төбәк–Чокырчада укыта.

Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттан тыш утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин алып барды.
– Бүген без монда Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының “Производствода бәхетсезлек очрагы турында”гы хаты буенча жыелдык, – дип сөйләде Илшат Галимуллин. –  Транспорт, төзелеш, авыл хуҗалыгы иң хәтәр, проблемалы тармаклар. – Эш урынында хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен куркынычсызлык кагый- дәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Хезмәт кешесенең гомерен, иминлеген саклау буенча белгечләр тарафыннан таләп катгый булырга тиеш.
Районда хезмәтне сак-лау, эш урынында кешенең иминлеген тәэмин итү максатыннан нәрсәләр эшләнә соң? Бу турыда район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров чыгыш ясады. Белгеч предприятиеләр арасында хезмәтне саклау буенча оештырылган смотр-конкурсларның нәтиҗәлелеге турында сөйләде. 2016 елда республика күләмендәге конкурс нәтиҗәләре буенча “Арча МСОсы” ширкәте – 1нче, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 3нче урынны алган. 
– 2016 елда конкурс- ларны оештыруда әйбәт эшләгән өчен безнең район башкарма комитеты министрлыкның Дипломы белән бүләкләнде, – диде.

Мин аннан сорашып, умартачылыкның серләренә төшенергә булдым. Баксаң, Мәсәлимовлар гаиләсендә әлеге һөнәр нәселдән-нәселгә күчеп килә икән. Иң беренче булып, бал кортларын тотучы карт бабасы Йосыф булган.  Ул умартачылык серләренә үзенең улы Мәсәлимне өйрәткән, ә Мәсәлим исә белемен улы Әнвәрбиккә һәм оныгы Даниярга тапшырган. “Мин кечкенә чагымда әтием белән “Пчеловодство” дигән  журнал  укый идем”, – дип, искә ала  Данияр абый.  Әтисенең умартачылык буенча ярдәмлек китаплары да бик күп булган. Аның белән беррәттән кечкенә Данияр да  умартачылык эшенә керешкән. Умартачының эше нәрсәдә чагыла соң?  Әгәр дә сез эш җәй көне бал суыртып алу белән тәмамлана дисәгез, ялгышасыз.  Ел дәвамында башкарылган эшләр турында Данияр абый сөйләп китте.
Эш яз көне умарталарны чыгару белән башланып китә. Көннәр салкын булса, бал кортларына зыян килергә мөмкин. Саклану чарасыннан карга көл яисә салам сибәргә кирәк. Бу бал кортларына салкын тимәсен өчен эшләнә. Аннары умарталарны чистартып, оялары алыштырыла, артык рамнар алына. Әле салкын кыштан яңа гына чыгып килгән бал кортлары көчсез була. Тиз үрчесеннәр  өчен аларга бал куялар. Шуның белән  язгы эшләр тәмам.

Узган атнада Арчада Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан яңадан “Тоннель” операциясе үткәрелде. Бу юлы балаларны йөртү буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган транспорт белән идарә итүчеләр игътибар үзәгендә булды. ЮХИДИ хезмәткәрләре иртәнге җидедә Арчаның икенче мәктәбе янына балалар бакчасына илтүче юл кырыена килеп баскан иде инде. Әлеге операциядә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бергә участок инспекторлары да катнашты.

– Кайбер ата–аналар балаларын махсус тотып торучы җайланмасыз яки куркынычсызлык каешын тактырмыйча йөртә. Салонда шундый җайланма булган очракта да, бала алгы утыргычта утыра. Хәтта куркынычсызлык каешы да такмаган була. Бу ата–ананың баласы язмышына битарафлыгын күрсәтә. Юл һәлакәте куркынычы килеп туган очракта баланы шул җайланма саклап калуын онытмасыннар иде, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

 Балаларны ашыга–ашыга балалар бакчасына китергән вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре Арчаның тугызынчы балалар бакчасы янына да килеп басты. Биредә дә бөтен машинаны туктатып, салонда махсус җайланма барлыгын тикшерделәр.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеена “Шатлык” лагеренда ял итүче яшь армиячеләр килде. 
– Хәрби хезмәтнең беренчел алымнарын өйрәнәбез. Мәсәлән, автоматны сүтеп җыю, стройда йөрү, кул сугышы һәм башкалар. Бүгенге чара да патриотик тәрбиянең бер юнәлеше, – диде лагерьның рота командиры Левон Алврцян.
Левон үзе Арчаның икенче мәктәбенең 11 сыйныфында укый, яшь армиячеләр отрядын җитәкли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары хәрби команда училищесына укырга керергә җыена. 
– Әти ягыннан миңа кадәрге өч буын да – әти, бабай, бабайның әтисе хәрбиләр. Әни ягыннан да шулай ук. Мин дә алар юлыннан китәргә хыялланам, – диде ул.
Музейга килгән малайлар һәм кызларны Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов сәламләде.
– Гани Сафиуллин – безнең районда туган Герой. Сез аның турында белергә һәм үрнәк алырга тиеш, – диде ул.
Балалар бик кызыксынып,  бер–берсеннән сорый–сорый, музей, андагы экспонатлар белән таныштылар, җитәкчесе Гөлфия Габитованың сөйләгәнен дикъкать белән тыңладылар, сораулар яудырдылар. 
– Гани Сафиуллин турында мәктәптә укыганнан беләм һәм аның белән горурланам, – диде икенче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Булат Чан.
– Музейдагы әйберләр бик ошады. Аеруча тегү машинасы. Беренче тапкыр күрәм. Аннан Геройның хәрби костюмына исем китте. Медальләре күп! – дип куйды Арчаның җиденче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Гадел Гельдеев.
– Сезнең Гани Сафиуллин музеенда булып, аның белән танышуыгызга чиксез шатланам. Без яз һәм көз армия сафларына егетләрне дә биредән озатабыз, – диде хәрби ветераннар оешмасы җитәкчесе  Юрий Козлов. – Кайткач дусларыгызга да сөйләгез. Беренче сентябрьдә мәктәпкә баргач инша язарга да бик яхшы җирлек булачак бу сәяхәтегез.
Балалар белән очрашуда отставкадагы хәрбиләр Марат Әхмәдуллин һәм Рөстәм Салихов та катнаш- ты. Соңыннан яшь армиячеләр Гани Сафиуллин мемориалына чәчәкләр салдылар.
Аларның сәяхәте моның белән генә тәмамланмады. Киләсе тукталыш  Симетбашта булды. Балаларны трактор һәм танк һәйкәлләре дә бик кызыксындырды.  
– Бу көнне хәтерегездә саклагыз, үзегез дә илебезнең патриотлары булыгыз. Без, өлкән буын әлегә кадәр сезне сакладык һәм якладык, ә киләчәк – сезнең кулда. Бүгенге рәхәт, тыныч тормышның кадерен белегез, – диде Алмаз Борһанов. 
Гөлсинә ЗӘКИЕВА

 

Район Иҗтимагый советының эшче төркеме Ташкичү авыл җирлегенә кергән социаль объектларның эшчәнлеген өйрәнде. 
Ташкичү авыл җирлегенә 10 авыл керә, шуларның Иске Ашыт, Ташкичү, Ашытбаш, Хәтнә авылларында, Кысна зиратында булдык. Иң беренче эш итеп Иске Ашыт мәктәбенә кердек. 1974 елда төзелгән мәктәп 2016 елда нык-лап төзекләндерелгән. “Арча КСМы” ширкәте баш прорабы Азат Сәмигуллин да килгән иде. Мәктәпне алар ныклап төзекләндергән. Сораулар төзүчеләргә дә булырга мөмкин иде. Әмма рәхмәттән башка сүз әйтелмәде. Ветеран укытучылар: “Авылларда да хәзер уку һәм тәрбия өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар”, – дигән бәяне бирделәр. 
Яңа Кенәр участок хас- таханәсе баш табибы Рафия Аксакова:
– Сыйныф бүлмәләренең утларына игътибар итегез, элек бер лампочка асылынып торыр иде, шунлыктан балаларның күрү дәрәҗәсе начарланды, хәзер бүлмәләр якты, – дип электр утларын яндырып күрсәтте. – Бәдрәфләрнең эчтә булуы бигрәк тә кыз балаларның сәламәтлеге өчен уңай. 
Иске Ашыт мәктәбенең спорт залы якты, зур.
Иҗтимагый советның эшче төркеме уку әсбап- ларының җитү–җитмәве белән кызыксынды һәм “җитә” дигән уңай җавап ишетте. Ныклап төзекләндерелгәннән соң бер ел үтсә дә, мәктәпнең ялтырап торган чиста диварларына игътибар итми калмадылар. 
Ныклап төзекләндерелгән Ташкичү, Ашытбаш мәктәпләре, балалар бакчалары, китапханәләр, медпунктлар шулай ук дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйли иде. Ташкичү мәктәбенең ишегалдында атаклы мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗанига һәм Мәхмүт Галәүгә һәйкәл төзиләр. Мәктәп эчендә музей да эшләгәннәр.

23 июньдә кичке сәгать 5тә Арча стадионына спортчылар җыелды. Иң–иңнәре! Хәтта җиңел атлетика буенча  50нче, 70нче, 80нче елларда районда, республикада рекордка ирешкән йөгерүчеләр дә чакырылган иде.

Алар: 1954 елда 3000 метр араны 9,10 секундта йөгергән Марсель Харисов, ул килә алмады, Арчада яши. 1978 елда Казанда 1500 метр араны 4,14,8 секундта йөгергән, Казанда 800 метр араны 2,01 секундта йөгергән, Казанда 1977 елны 1000 метр араны 2,25 секундта йөгергән Инсаф Фәйзрахманов (ул Сабада яши, килде), 1983 елда Каменск шәһәрендә 200 метр араны 23,7 секундта йөгергән Фидаэль Бариев (Кәчедән, Казанда яши), 1983 елда Каменск шәһәрендә 400 метр араны 54,0 секундта йөгергән Зиннур Сәгыйтов (Арчада яши) — алар барысы да җиңел атлетика киченә килделәр. Һәм тагын. Арчадан Алмаз Сәгыйтьҗанов — 2004 елның маенда Юдинода 100 метр араны 11,45 секундта йөгергән, эстафетада (4х100) 46,36 секундта йөгергән, озын- лыкка 6 метр 58 сантиметрга сикергән рекордчы.

 Җиңел атлетика киче тантаналы шартларда ачылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов спортчыларны сәламләде, Арчаның “Казансу” паркында спорт өчен мөмкинлекләр арта баруын һәм бу эшнең тагын да дәвам итәчәген әйтте һәм һәркемне спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Ә иң зур яңалык озынлыкка сикерү мәйданчыгын ачу булды!

Озынлыкка сикерү ярышларын мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүчеләр арасында оештырылган эстафета ярышлары дәвам итте. Йөгерү эстафетасы буенча суперфинал да булды әле. Арча педагогика көллияте егетләренә тиңнәр булмады. Афәрин, Арчаның 5нче гимназиясе укучылары да беренче өчлеккә керде. Эшләүчеләр арасында “Арча” спорт комплексы ир–егетләре суперфиналда икенче урынны алды. Ә ярышлар үзәгендә һәрвакыттагыча Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы, җиңел атлетика буенча Арчаның рекордсменнарын әзерләүче Бари Бакиров булды.

Сикерүдә һәм йөгерүдә иң көчлеләргә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне элеккеге рекордсменнар тапшырды. Иң ерак арага сикерүче Арча педагогика көллиятеннән Рәсим Нигъмәтуллин булды. Күрсәткече — 5 метр 82 сантиметр. Соңыннан спорт сөючеләр бик шәп булды бу кич, даими шөгыльләнергә, тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешергә, дип таралыштылар.

Ә ераклыкка сикерү мәйданчыгында һәркем шөгыльләнә ала.

Румия Надршина


23
июнь, 2017 ел
җомга

Моңа охшаш җәйләрнең булгалаганы бар иде. 1978 елның хикмәтләрен һич тә онытырлык түгел. Төшкә кадәр кояш, төштән соң яңгыр. Давыл да, 50 градуска җиткән салкыннар да шул елны булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International