ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Урамнар да кәефне күтәрә ала. Көзге як, бертуктаусыз яңгыр төти. Күңелсезләнеп кенә барганда бер урам коймасына ясалган кояш игътибарны җәлеп итте. Янәшәсенә “Исәнме, кояш!” дип тә язып куйганнар. Беләсезме, менә шунда күңел кыллары тибрәнеп куйды, кәеф күтәрелде, көн дә яктырып киткәндәй булды.
Узган якшәмбедә шәһәребезнең Левитан урамыннан үтәргә туры килде. Бу урамга кергәнче аз гына чигенеш ясап алыйк әле.
Моннан унбиш–егерме еллар элек Арча урамнарында чәчәк үстереп буласына берәү дә ышанмый иде. Актанышка барып андагы хозурлыкка сокланып кайтучылар да баштарак: “Бездә барып чыкмас, өзеп бетерерләр чәчәкне”, – дигән фикердә иделәр. Күп каршылыклар белән керде бу яңалык. Күзләребез дә алабутага ияләнгән иде шул, аннан аерылуы читенрәк тоелды. Аның каравы, бүген шәһәр урамнары гына түгел, кайбер капка төпләре чәчәккә күмелгән. Бакчасында чәчәк үстермәгән кеше бармы икән бүген?
Левитан урамында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йорты (аның бакчасы да гөлбакча) каршында яшәүче Гөлүсә Вәлиуллиналарның капка төбе, йорт–бакчалары – үзе кояш кебек. Һәр елны бит бу, күпме хезмәт, тырышлык кирәк моның өчен! Бу урамның үз кояшы бар!

Арчаның Йолдызлар аллеясы тагын ике йолдызга артты. Мондагы 19 йолдыз янына Лесхоз мәктәбен тәмамлаган Марат Зиннәтовның һәм Арчаның икенче мәктәбеннән Фәнүзә Сәлахованың исемнәре дә өстәлде.
Инде традициягә әйләнгән аллеяда йолдызлар кабыну көнен чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен көтеп ала. Быел да уку дәверендә уңышларга ирешкән 40 медаль иясе өчен район башлыгы Илшат Нуриев кулыннан Рәхмәт хатлары алу гомерләренә истә калырлык вакыйга булды. Илшат Габделфәрт улы сәләтле укучыларны укуларын дәвам иттереп, киләчәктә дип- ломлы белгечләр булып районыбызга әйләнеп кайтырга чакырды. Кичәгә кунак булып килгән ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима министрның котлавын ирештереп, районыбыздагы сәләтле укучыларның уңышлары республика күләмендә билгеле булуын җиткерде, яңа биеклекләргә җилкендерде.
Аллеядагы йолдызлар ел да районыбызның иң тырыш, булган, сәләтле, уңышка ирешкәннәр хөрмәтенә кабына. Марат өчен олимпиадаларда җиңү яулап кайту гадәти хәл булса, Фәнүзә туган мәктәбен спорт өлкәсендәге уңышлары белән сөендерә. 

Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резедә Галиуллина Арчада яшәүче Җәвәһирә Сираҗетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Арчада көн итүче Җәвәһирә Сираҗетдинова бәхетле ана – ул ялгыз түгел. Ә тагын да әһәмиятлерәге – кадер-хөрмәттә яши.
Резеда Галиуллина белән Арчаның Завод урамы, 13 йортына килеп туктадык. Капка төбендә Җәвәһирә апаның улы Рафаэль әфәнде көтеп тора иде. Без Рафаэль Сираҗетдиновны төзелеш оешмаларын җитәкләгән югары белемле төзүче, үз эшен башлап җибәргән эшмәкәр, тәртипле, тыйнак кеше буларак беләбез. Ә киленнәре Флера ханым Арчаның 5нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән педагог. Флера ханым Мари Иле авылы Күлбашта үскән кыз. 
– Флера Арча педучилищесында укыды, – дип сөйләде Җәвәһирә апа. – Ул безнең күршедә генә фатирда яшәде. Менә шуннан улым белән танышып кавыштылар. Флера бик әйбәт.
Алар 40 ел бергә яшиләр. Үзара җылы мөнәсәбәтне чит кеше дә тоеп ала. Без дә бу матур мөгамәләләрне күреп һәм сизеп сокландык. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр булгандыр, әмма хатын-кызның зирәклеген күрсәтүче иң мөһим сыйфат – үпкәләшүләрне үткәреп җибәрә белү. 

Курсалар тырышып эшли, матур итеп ял да итә беләләр. Узган шимбәдә гөрләтеп Сабантуй бәйрәме уздырдылар. Бер–бер артлы килеп торган яңгыр болытлары да өркетмәде, ел буе көтеп алган бәйрәмдә кеше күп иде. 
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина бәйрәмне ачып, халыкның тулы канлы тормыш белән яшәвен билгеләп үтте. Урта Курса мәчетенең имам–хатыйбы Ислам хәзрәт дога укыды. Янәшәдәге мәһабәт мәчеттән яңгыраган азан авазы мәйдан өстенә таралды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин җыелган халыкны милли бәйрәмебез белән тәбрикләде, курсаларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Ул хуҗалыкның алдынгы механизаторлары Радик Сафиуллинга Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының, Динар Шакиров белән Ленар Сафинга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Начар күрүчеләр җәмгыяте әгъзалары ел да җыелып, башкарган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар төзиләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Узган атнада Арча үзәк китапханәсендә үткән конференциядә дә бик күп сорауларга җаваплар таптылар, үзләрен борчыган мәсьәләләргә дә тукталдылар. Аны җәмгыять җитәкчесе Зөфәр Зарипов ачты һәм килгән кунаклар белән дә таныштырып үтте. 
Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина катнашты. Җыелышка Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев һәм китапханәнең бүлек җитәкчесе Миләүшә Әхмәтова кайткан иде.
Узган елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр нинди эшләр башкарылган? Беренче чиратта начар күрүчеләр җәмгыятенең исәбе тыңланды. Бүгенге көндә җәмгыятьтә 145 кеше исәпләнә. Шуның 130ы өлкәннәр. 18 яше тулмаган 6 бала исәпләнә. 47се беренче, 66сы икенче, калганнары өченче төркем инвалидлар. Алар арасында бик активлары бар. Мөмкинлекләреннән чыгып районның җәмәгать тормышында, мәдәни чараларда, спорт ярышларында, түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә актив катнашалар, Арча Мәдәният йортында үткәрелгән хәйрия концерт–спектакльләренә йөриләр, экскурсияләргә баралар. Шушы 25 кеше Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә, шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгытып кайткан. Мәктәп яшендәге балалар Лаештагы махсус уку йортында белем ала. 


30
июнь, 2017 ел
җомга

28 июньдә район хуҗалыкларының иң алдынгы сыер савучылары, технологлар “Казанка” хуҗалыгының Казиле авылы янындагы  җәйләүгә җыелды.
 Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде, конкурста уңышлар теләде.
Конкурсның баш хөкемдары, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең  терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов бәйгеләрнең шартлары белән  таныштырды. Сыер савучыларга да, технологларга да теория өлешендәге сорауларга җавап биргәннән соң, белемнәрне, тәҗрибәне, өлгерлекне эшләп күрсәтергә кирәк булачак.
Хөкемдарлар командасы көчле – үзебезнең районныкыларга күрше Әтнә, Биектау районнары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре дә ярдәмгә килгән.
Әлеге ярышлар менә икенче ел инде, шушы урында уза. Табигате искиткеч матур, ак халатлы хатын–кызлар аңа тагын да ямь өсти. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырлар бүләк итә. Имтихан тотасы булса да, барыбер бәйрәм рухы сизелеп тора. 
Сыер савучылар теория буенча имтихан тотканнан соң саву аппаратларын сүтеп җыю, сыер саву буенча ярыштылар. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова җиңде. “Игенче” ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова – икенче, “Казанка” хуҗалыгыннан Лилия Мәрдәнова өченче урында.

Сезне чын күңелемнән милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм! 
Бу – якты, матур, юмарт, игелек һәм үзара аңлашу бәйрәме. Сабантуй авыл хезмәтен данлый һәм җир уяну символы булып тора, шуңа күрә без  бәйрәмдә, беренче чиратта, фидакарь хезмәтләре белән мул уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. 
Сабантуй – яхшыга ышаныч символы да булып тора, безнең бердәмлек һәм рухи көчебез дәлиле. Барыбызның да яраткан бәйрәме төрле милләт кешеләрен җыя, борынгы традицияләрне бүгенгесе белән уңышлы бәйләгән эчтәлекле һәм кызыклы программасы күп санлы кунак- ларны үзенә тарта. Сабантуй һәрвакыт кунакчыл һәм бик күңелле үтә. Бу кешеләрнең бер–берсенә хөрмәте, барыбызның да яхшы дуслар һәм күршеләр булуы турында сөйли.
Әлеге якты һәм шатлыклы бәйрәмдә сезгә, якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сабантуй һәр өйгә бәхет һәм муллык алып килсен!

И. Г. НУРИЕВ, Арча муниципаль Башлыгы

2017 ЕЛГЫ ЯЗГЫ ЧӘЧҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ ҺӘМ  БЕРЕНЧЕ ЯРТЫЕЛЛЫК ЭШ ЙОМГАКЛАРЫ БУЕНЧА АРЧА 
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ТАРМАГЫ ХЕЗМӘТЧӘННӘРЕН БҮЛӘКЛӘҮ ТУРЫНДА КАРАР
2017 ел язгы кыр эшләре һәм беренче яртыеллык эш йомгак- лары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге күрсәткечләрен караганнан соң агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан карар бирәм:
1. Язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Чәчү батыры – 2017” исеме бирергә һәм түбәндәге урыннарны билгеләргә:
– 1 урын Йосыфҗанов Нияз Марат улына – “Игенче” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (3954 эт.га чәчкән);
– 2 урын Вәлиуллин Фәнис Илдус улына – “Северный” ширкәте механизаторы (3844 эт.га);
– 3 урын Мортазин Фирдүс Рөстәм улына – “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (887 эт.га)
2017 елгы чәчү батырларын Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләргә. 
2. Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерүгә керткән өлешләре өчен Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләргә:
– Әһлиуллин Рәүф Рәхим улын – “Ак барс” агрокомплексы”  ширкәте механизаторы;
– Низамов Рәдис Шамил улын – “Северный” ширкәте механизаторы.
3. Язгы кыр эшләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре  өчен “Районның иң яхшы механизаторы” исеме бирергә:
– Шәвәлиев Әхтәм Миңлемулла улына – “Ватан” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (1130 эт. га эш башкарган);
– Шакиров Илнар Васыйл улына – Нуриев Р. И. крестьян–фермер хуҗалыгы механизаторы (606 эт. га);
– Шаһидуллин Айрат Фирдәүс улына –  Габбасов А.А. крестьян–фермер хуҗалыгы механизаторы (973 эт. га);
– Лотфуллин Данил Вәдүт улына – “Аю” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (430 эт. га);
– Әюпов Рүзәл Рафаил улына – “Тукай” ширкәте механизаторы (395 эт. га); 
– Закирҗанов Рәфхат Рифат улына –Закирҗанов Р.М. крестьян–фермер хуҗалыгы механизаторы (1166 эт. га);
– Шәрипов Ингел Габделнур улына – “Казанка” агрофирмасы”  ширкәте механизаторы (520 эт. га);
– Габдрахманов Моффазал Әгъзәм улына –“Үзәк” агрофирмасы” ширкәте механизаторы (362 эт. га).
Хезмәткәрләрне Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләргә.
4. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Иң яхшы терлекче” исемен бирергә:
– Андреева Людмила Геннадиевнага – “Курса МТСы” ширкәте сыер савучысы;
– Сафина Кадрия Рафис кызына – “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте сыер савучысы;
– Фәттахова Ләлә Вазих кызына – “Ашыт” ширкәте сыер савучысы;
– Юнысова Нурия Рәис кызына – “Кызылъяр” ширкәте сыер савучысы;
– Сәләхиева Резидә Нурьяз кызына – “Кишет” ширкәте сыер савучысы.
Хезмәткәрләрне Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләргә.
5. Язгы кыр эшләре вакытында техниканы нәтиҗәле  файдаланган өчен “Иң яхшы машина йөртүче” исемен бирергә:
– Саматов Илһам Мәсхүт улына – “Лотфуллин З. Р.” ширкәте машина йөртүчесе;
– Рәхимов Рүзәл Камил улына – “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте машина йөртүчесе.
Хезмәткәрләрне Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләргә.

Муниципаль район башлыгы И. Г. НУРИЕВ

“УКУДА АЕРУЧА УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН” МЕДАЛЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНҮЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫН АРЧА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫНЫҢ РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘҮ ТУРЫНДА КАРАР
27 июнь 2017 ел                                                                            №85
Уку елын уңышлы тәмамлау уңаеннан “Укуда аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән чыгарылыш укучыларын Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләргә:
В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Орлова Анастасия Олеговна;
– Гафарова Адилә Фоат кызы;
– Камалова Ләйлә Марат кызы;
– Фәхретдинов Салават Нәзир улы;
– Рысаева Ксения Сергеевна;
– Гобәйдуллина Иркә Наил кызы;
– Ибатуллин Илназ Илшат улы;
– Шәйхуллина Лия Фоат кызы.
Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Фазылҗанова Адилә Рафис кызы;
– Хәйретдинова Ләйлә Марат кызы;
– Мөбарәкова Ләйлә Дамир кызы.
Арчаның 5нче гимназиясеннән:
– Ризванова Камилә Раушан кызы;
– Гарәфиев Рүзәл Марат улы;
– Вәлиева Алсу Әгъзәм кызы;
– Шакирҗанова Алсинә Рәдиф кызы.
Апаз урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Әхмәтҗанова Энҗе Марат кызы.
Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Әхмәтгалиев Ленар Илнур улы;
– Сәлимҗанова Гөлинә Ринат кызы;
– Сафина Гөлназ Газинур кызы;
– Хөсәенов Инзил Илфат улы.
Лесхоз урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Галәветдинова Миләүшә Кадыйр кызы;
– Галләмова Ландыш Данис кызы;
– Гаянова Илүзә Ренат кызы;
– Зиннәтов Марат Рифат улы;
– Камалетдинова Лениза Илгиз кызы;
– Кадыйров Рүзәл Марат улы.
Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Камалиева Эльмира Раил кызы;
– Нигъмәтҗанова Раидә Рамил кызы;
– Шиһабиева Энҗе Ильяс кызы.
Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Гайнуллина Айгөл Хәлил кызы;
– Мәннанова Ләлә Фәнис кызы;
– Сафина Илүзә Наил кызы.
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Корбангалиева Илгизә Зөлфәт кызы.
Курса–Почмак урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Шиһапова Фирүзә Васил кызы.
Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Гарифуллин Инсаф Рамил улы.
Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбеннән:
– Гарифуллина Гүзәл Данис кызы;
–Зарипова Адилә Фаил кызы;
– Сәгъдуллин Айзат Рамил улы;
– Сәмигуллина Айгөл Фоат кызы;
– Уваева Вероника Леонидовна. 

Арча муниципаль район башлыгы,
район Советы рәисе И. Г. НУРИЕВ

Үзен котларга килүчеләрне ишегалдында аягүрә, зурлап килгәннәре өчен рәхмәтләр укып каршы алды юбиляр.
Арчада яшәүче Анна Москалеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резидә Галиуллина килде һәм РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Апайкина Гарь авылында 5 балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә Анна Михайловна. 1948 елда алар Виктор Алексеевич белән гаилә кора, 5 балага гомер биреп тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүгенге көндә ире дә, бер кызы да дөньяда юк инде…
Авылда яшәгәндә төрле эштә эшли Анна Михайловна. Гаилә Арчага күченгәч крахмал заводында, аннан соң, 20 елдан артык милициянең сак хезмәте бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыга ул. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә ул улы белән килене тәрбиясендә барлык уңайлыклары булган йортта гомер кичерә. Бакчаларында чәчәк, өйдә тәрәзә төп-ләре тулы гөлләр! “Киленем үстерә, чәчәкләр ярата ул, — ди әби. — Мине карап, тәрбияләп торганнары өчен улым белән киленемә рәхмәт. Башка балаларым еракта яшиләр”.
Розалия ЗИННӘТОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International