ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

8 июльдә Яңа Кырлайда татар мәдәниятын өйрәнү, татар телен үстерү буенча оештырылган “Без – Тукай оныклары” дигән җиде көнлек лагерь эшли башлады. Быел биредә Астрахань, Оренбург, Киров өлкәләреннән, Удмуртия, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан, Казахстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан килгән 300 бала ял итә.
“Без –Тукай оныклары” лагерына узган ел нигез салынды. Оештыручылары – Татарстан Республикасы мәдәният һәм фән министрлыгы, мәгариф һәм фәнне үстерү институты, Арча педагогика көллияте һәм район мәгариф идарәсе. Вожатыйлар – Арча педагогика көллияте студентлары. Казаннан, “Шаяннар һәм тапкырлар” клубыннан да егетләр һәм кызлар бар. 
Ял итүчеләр өчен иң кызыгы – алар биредә чатырлы “шәһәрчек”тә яшәячәк. Шунда ук теннис, спорт инвентарьлары белән уен мәйданчыгы, саф һавада юыну урыннары, осталык класслары өчен махсус урыннар. Көннәре генә булсын. Яңгырлардан качу ысулын да тапканнар. “Иң кыйммәтлесе – балалар сәламәтлеге” дип, лагерьдагыларны мәктәпкә урнаштырганнар. Мәктәп бинасын ягып җылытканнар да әле. 
– Сыйныф бүлмәләрендә район мәктәпләре укытучылары җыр, бию, татар фольклоры, чигү, тегү, бәйләү, милли гореф–гадәтләр буенча осталык класслары оештыра. Моннан тыш вожатыйлар нәфис сүз сөйләргә, гитарада уйнарга, төрле спорт уеннарына өйрәтә, – ди лагерь җитәкчесе Энҗе Минҗанова. – Гомумән, лагерьда тормыш кайнап торачак. Очрашулар, сәяхәтләр, күңел ачу кичәләре, бәйгеләр, кызыклы чаралар... Балаларга ошар, дип өметләнәм.
Аларга биредә беренче көннән ошый. Яшеллеккә күмелгән ял аланы, саф һава, иркенлек, тынычлык, романтика... Биш тапкыр туклану каралган. Менюда (көнгә бер балага 283 сумнан) яшелчә, җиләк–җимеш, ит, сөт, камыр ризыклары, соклар. Рәхәтләнеп ял итү өчен тагын ни кирәк? 

5–7 июль көннәрендә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының Лаеш районындагы тәҗрибә басуларында “Бөтенроссия кыр көне – 2017” күргәзмә-форум уздырылды. 
Бирегә Россия Федерациясе төбәкләреннән, чит илләрдән галимнәр, белгечләр, җитәкчеләр килде. 60 гектарлы басуда өр-яңа техника, казанышлар, технологияләр тупланган иде. Ачу тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасы авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
Әлеге күргәзмә-форумга безнең район вәкилләре дә барды. Күргәннәр, чыннан да, тәэсирләндерерлек. 
– Безнең районнан “Пионер” крестьян-фермер хуҗалыгы нәселле үгезләр, тәкәләр һәм сарыклар, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте бизәлгән җигүле атлар белән катнашты, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Шулай ук арчаларның йорт-ишегалды һәрвакыттагыча зур кызыксыну уятты. 
Арчалар катнашып кына калмаган, җиңү яулаган да булып чыкты әле! “Пионер” крестьян-фермер хуҗалыгының үгезләре алтын медаль отты бит әле!” – дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. 


8
июль, 2017 ел
шимбә

Бүген һәркем яңгырлар турында сөйли. Сөйләрлек тә шул, көн дә ява, төн дә ява, ничек кенә ява әле – вакыты белән болыт егылып төшә диярсең. “Җир күчәре күчтеме икән әллә?” – ди берәүләр, “Яусын әйдә, җәен дымның артыгы юк, корылык яман”, – ди икенчеләр.
– Май яңгыры –әйбәт яңгыр, июнь яңгыры – иң бай яңгыр, июль яңгыры – иң зур уңыш яңгыры, – ди Казахстанда һәм безнең районда озак еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, Яңа Кишет авылында яшәүче Рәиф абый Әхмәтшин.
Белгечләр 2010 елгы корылыкта туфракның өске катламы белән аскы катламы арасындагы дым аерылган иде, ниһаять, ул өзеклек юкка чыкты, диләр.
Инде саннар теленә күчсәк, апрельдә безнең районда уртача 35,3 мм явым–төшем теркәлгән. Иң күбе Чүпрәле районында – 48,6 мм. Тәтештә – 39,4, Кама Тамагында – 36 мм. Алардан кала Кайбыч районы һәм без. Баулыда – 3, Актанышта –4,2 мм. Майда безнең районда 32,8 мм яңгыр яуган. Кайбыч, Әлкидә ике тапкыр күбрәк. Күршебез Әтнәдә – 21 мм. Июньдә бездә 53,8 мм яңгыр яуган. Бөгелмәдә – 184,7 мм. Иң азы Әтнәдә – 22,2 мм гына.
Болай карап торганда яңгыр күп ява шикелле. Июль башыннан бездә 14,8 мм яуган. Ә менә Яңа Чишмәдә – 98,5 мм. Мондый яңгырны күз алдына китерүе дә кыен. Шул ук вакытта күрше Балтачта 3 мм. Актанышта 1,8 мм гына. Сарманда бөтенләй яумаган.
Туфракта дым күп, дип шатланырга, көннәр ачылып эшләп алырга да мөмкинлек бирсә иде, дип теләргә генә кала.

Арча педагогика көллияте даны еракларга таралган. Моңа аптырыйсы да юк. Һәр елны аны күпме яшь белгеч тәмамлап чыгып, илебезнең төрле төбәкләренә юл ала, балаларга үзләре алган төпле белемне биреп, уңышлар яулый, дәрәҗәләргә ирешә, үрләргә күтәрелә. Бу, үз чиратында, көллияткә дан булып әйләнеп кайта. 
Быел да Арчадагы республикабызда гына түгел, Россиядә дә танылырга өлгергән педагогик кадрлар әзерләүче уку йорты яңадан 98 егет һәм кызга (әле генә табадан төшкән башлангыч сыйныф, физкультура укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре) балалар иленә җитәкчелек итәргә хәер–фатыйхасын бирде. Шул ук вакытта 16 гимназия сыйныфы укучысы да кулларына беренче документларын алды.
Чыгарылыш кичәсендә аларның барысы да искиткеч матур иде. Хәер, яшьлекнең үзеннән үк гүзәллек сирпелә, нур бөркелә бит. Һәм алар нинди бәхетле! Исән–сау укып чыгып, үзләре өчен бөтенләй яңа дөньяга аяк басу бер яктан зур бәхет булса, икенче яктан бик күп күңелле мизгелләрне вәгъдә итә торган киләчәккә ефәк юл да. 
– Бүген сезнең зур бәйрәм – чыгарылыш кичәсе. Бу еллар күңелләрегездә бик озак сак- 
ланыр. Алар сезнең өчен эзсез үтмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки биредә сез яхшы һөнәр үзләштердегез, һәрберегез өчен бөтен барлыгын бирергә әзер торган укытучылар белән икенче йортыгызны, якын дусларыгызны таптыгыз, – диде педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова әле яңа гына студентлар булса, бу көннән башлап коллегаларына әверелгән егетләр һәм кызларга мөрәҗәгать итеп. – Киләчәктә дә югалып калмассыз, юлыгызда очраган киртәләрне җиңел генә атлап чыгып, югары үрләр яуларсыз дип ышанам.
Көллият җитәкчесенең гимназия сыйныфы укучыларына да әйтер сүзләре бар иде. “Киләчәктә дә тормышыгызда мондый тантаналы чаралар күп булыр. Әмма бүгенге көн кабатланмас. Арча педагогика көллиятендә укуыгыз белән горурланып яшәгез, – диде ул. – Безнең белән һәрчак янәшәдә булдыгыз. Бергә тәрбияләдек, тырыштык, уртак фикердә тордык. Рәхмәт сезгә”. Җитәкченең соңгы сүзләре аларның укытучыларына, әти–әниләренә юлланды.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Резеда Галимуллина Арчада яшәүче Мәрьям апа Мөхәммәтгалиевага 95 яшь тулу уңаеннан РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәрьям апа шәһәребезнең Мәктәп урамында берничә фатирлы йортта яши. Бакчасына помидорлар утыртылган, үзе эшлиме икән, әллә балаларымы, дигән уй-фикерләр белән эчкә үттек. Безне Мәрьям апаның улы Альберт каршы алды. Мәрьям апа да, сөбханалла, үз аягында, йөреп тора. Чәчәкләр, бүләкләр күтәреп кергән кунакларны ветеран бик куанып каршы алды. “Чәчәкләр күңелеңне куандырсын, менә шушы юрган тәнеңне җылытып торсын”, – дия -дия бүләкләр биреп, Рәхмәт хатларын укып күрсәткәч, юбилярның күзләрендә яшь тамчылары күренде... 95 яшь. Гасырга тиң гомер. Ә эчендә күпме тарихи вакыйгалар. Сугыш чоры, аннан соңгы еллар бигрәк тә йөрәккә сеңеп калган.
– Тегүдә эшләгән вакытта солдатларның канлы киемнәрен машина белән ямаганны гомер онытасым юк...
Тынычлана төшкәч, Мәрьям апа:
– Бик бәхетле яшим, – дип, тормышы турында сөйләде. – Балаларым исән-сау, үзем йөреп торам.

Арчаның Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы 125 еллык юбилеен зурлап, бүгенге көндә эшләүчеләр һәм ветераннары белән бергә җыелып бәйрәм итте. 
Быел Бөтенроссия ирекле янгын оешмасы оешуга 125 ел тулса, киләсе елга Татарстанныкына 60 ел була. Ел саен юбилей. Узган атнада оешма хезмәткәрләрен юбилей белән котларга кунаклар да күп килде: район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, районның янгын часте, газ оешмасы вәкилләре... Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Мөнирә һәм Инсаф Абдуллиннар бәйрәм кичәсен дәртле җыр-моңнарына күмде.
Кунаклар арасында элеккеге җитәкче Габделнур Фәттахов та бар иде. Биредә ул үз кеше, хезмәткәрләрнең хәлен белергә еш керә. Хәзер аның эшен Әмир Әмирфатов дәвам итә. “Әмир озак еллар янгын частенда хезмәт куйган кеше буларак, һәр эшне белеп башкара, — ди ул. — Монда эшләгән еллар сагындыра. Ул елларда эшләве дә күңелле иде — ничә районга йөрисең, күпме кеше белән аралашасың бит! Безнең эшләгән еллар тотрыксыз 90нчы елларга туры килде. Ул елларда бар хезмәт бартерга башкарыла, акчасыз еллар иде. Ә хәзер акча кытлыгы булмагач, эшләве җиңелрәк. Хезмәткәрләргә теләгем: исән-сау булып, хезмәтләрен намус белән, җиренә җиткереп эшләсеннәр”. 
Бүгенге көндә Арчадагы Бөтенроссия ирек-ле янгын оешмасында 7 кеше эшли. Ә заманында оешма берничә районны берләштергән булган: Арча, Саба, Кукмара, Биектау, Балык Бистәсе районнарына хезмәт күрсәткән. Бәйрәм элеккеге хезмәттәшләрне очраштырып, үткәндәге хатирәләренә ирек бирде.

Быел май башында Лаеш кошчылык комплексында кош гриппы булуы ачыкланды. Анда һәм янәшәдәге районнарда карантин игълан ителде. Бүгенге көндә хәлләрнең ничегрәк торуы, гомумән, кош гриппы турында тулырак белергә теләп без “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Рим ФӘЙЗРАХМАНОВКА мөрәҗәгать иттек.
– Грипп вирусы барлыгы ачыклангач нинди чаралар күрелде?
– Әлеге предприятиедә барлык кош юк ителде, сатуга чыгарылган продукция кире алынды.
– Бу авыруга нәрсә характерлы?
– Авыру бик кискен үтә, кошның ашказаны–эчәк органнарын зарарлый.
– Шәхси хуҗалыкта кошның авырумы, юкмы икәнлеген ничек белергә?
– Тавыкларның йомырка салуы бик нык кими. Авыру кош боек рәвеш ала, йоннары нык тузгыган була, тән температурасы 40 градуска җитәргә мөмкин. Алар чайкала, еш кына егыла. Канат, муен кәкрәя. Авыру кошларда нык сусау барлыкка килә, аннан соң үпкәләр шешү үлемгә китерә.
– Йогышланган продукция кеше өчен куркыныч түгелме?
– Юк, җентекләп термик ысул белән эшкәртү үткән продукция кеше өчен куркыныч түгел.
– Үзеңне әлеге авырудан ничек сакларга?
– Авыру яки үлгән кошка кагылганчы саклагыч кием (респиратор, халат, резин аяк киеме, перчаткалар, саклагыч күзлек) кияргә, шәхси гигиена сакларга кирәк.

Татарстанда экология елы хакимлек итә. Районда экологияне саклау — безнең көндәлек яшәү рәвеше. Ел саен яз, көз районда чисталык икеайлыгы игълан ителә. 
Экология елы уңаеннан корылган әңгәмәдә без ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик ШАҺИӘХМӘТОВ белән сөйләшүне нәкъ менә шул хакта башладык.
— Радик Дамирович, чисталык икеайлыгының нәтиҗәләре сезнең өчен куанырлыкмы?
— Икеайлык итеп ул район халкы өчен игълан ителсә, бездә нәтиҗәләр ярты еллык күрсәткечләр белән исәпләнә. Әйтик, ярты ел эчендә безнең идарә тарафыннан 459 тикшерү булган, тәртип бозучыларга 447 беркетмә төзелгән. Узган ел белән чагыштыр- ганда бу 85 процентка күбрәк. Экологик тикшерүләр барышында күбрәк юридик затларга басым ясала. Физик затларга килгәндә, элек авылларда гына түгел, Арча үзәгендә дә тәртипсезлек очраклары еш очрый иде (хәтта юынтык суны капка төп-ләренә чыгарып түгәләр иде), тикшерүләр еш уза башлагач, халык тәртипкә өйрәнде. Тирә-ягы- 
бызның чисталыгы үзебез өчен бит.
— Законсыз чүплекләр белән ничек көрәшәсез?
— Бу өлкәдә балалар, өлкәннәр белән бергәләп эш алып барабыз. “Мәктәп патруле” проекты нык ярдәм итә: балалар телефоннан законсыз чүплекләрне фотога төшереп җибәрә һәм ул чүплек бер ай эчендә юкка чыгарыла. “Халык контроле” ярдәмендә дә закон бозулар ачыклана. Өченче ел рәттән инде вертолет белән районнар территориясе аша узып, законсыз чүплекләрне табабыз. Быел гына да дүрт очыш булды.

2017 елның гыйнварыннан апреленә кадәр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда Татарстанда исәпләнгән уртача хезмәт хакы 7,4 процентка арткан һәм 30553 сум тәшкил иткән. 
Бу хакта видеоконференция режимында үткән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә “Хезмәт закончалыгын саклау мәсьәләләре” дигән темага ясаган чыгышында министрның беренче урынбасары Марат Гаффаров белдерде. Иң югары хезмәт хакы файдалы казылмалар табу өлкәсендә эшләүчеләрнеке (51417 сум) булса, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләрнеке түбән дәрәҗәдә, уртача 16341 сум гына. 
Хезмәт хакын вакытында түләмәү дә бүгенге заман проблемаларының берсе булып тора. Хезмәт хакы буенча әҗәтләрнең төп өлеше эшкәртү предприятиеләренә (6,3 миллион сум) һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә (4,4 миллион сум) туры килә. “2017 елның 5 аенда прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр үткәреп, хезмәт хакы түләмәгән эш бирүчеләрне барладык. Хокукый чаралар күрү нәтиҗәсендә әлеге эш бирүчеләр хезмәт хакы буенча әҗәтләренең төп өлешен түләделәр”, – диде Марат Гафаров.
Министрның беренче урынбасары хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләләренә дә тукталды.
– Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу эш урынында травмалар алуга, кайбер очракта үлем очракларына да китерә. Җитәкчеләрнең дә, эшчеләрнең дә хезмәтне саклауга салкын карашы нәтиҗәсе бу, – диде ул. 
Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова Татарстан Республикасы оешмаларында эшчеләрнең хезмәт хокукларын сак-
лау буенча профсоюзлар тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да гражданнарның хезмәт хокукларын саклау һәм яклау мәсьәләләренә тукталды. 


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

На сегодняшний день в кадастре Татарстана содержатся сведения о более 71000 зон с особыми условиями использования территорий. Это  линии электропередач, магистральные трубопроводы, распределительные газопроводы, водоохранные зоны, санитарно-защитные зоны промышленных объектов и т.д. В последние годы вноситься охранные зоны стали наиболее активно. Таким образом, правообладатели зонообразующих объектов уведомляют собственников земельных участков об установленных ограничениях деятельности на данной территории и закрепляют свое право на защиту объектов (в том числе и в судебном порядке) и компенсацию убытков, понесенных по вине нарушителей установленных ограничений.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International