ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2017 ел
җомга

8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Арча Мәдәният йортында узган “Яратырга килдек без бу җиргә” дигән кичә дә шуңа багышланды. 
Бу көнне бирегә 39 ел бергә гомер иткән Фәридә һәм Рәис Гатиятуллиннар, гәрәбә туйларын (34 ел) билгеләп үтүче Илфира һәм Илдус Шакировлар, 10 ел бергә яшәгән Зилә һәм Айдар Галиуллиннар, 48 ел тигез гомер итүче Дания һәм Нәкыйф Вәлиуллиннар, зөбәрҗәт туйларына (55 ел) җиткән Галиябану һәм Әлтаф Мөхетдиновлар чакырылган иде.
Бәйрәм үзенчәлекле бүләкләүдән башланды. Үзенчәлеге шунда, 34 ел Урта Бирәзәдә бергә тигез гомер итеп, өч бала тәрбияләп үстергән, хәзер онык- лары белән горурланып яшәүче Илфира һәм Илдус Шакировларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. 
Илдусның 38 ел хезмәт стажы бар. Шуның 10 елын Россия инкассация бүлегенең Татарстан филиалында шофер булып эшли. Күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары – эш сөючәнлеге, максатына ирешә белүе нәтиҗәсе. Илфира хезмәт юлын вожатый булып башлап, мәктәп директоры вазыйфасына кадәр күтәрелә. 29 ел гомерен мәгарифкә багышлый. Хәзерге вакытта ул Наласа авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты.
Бу көнне аларны котларга балалары, онык- лары гына түгел, Наласа балалар бакчасыннан Гөлназ Абдрахманова, Римма Хөсәенова да килгән иде. Чулпан һәм Рөстәм Сабировлар башкарган җыр да Шакировларга бүләк булып яңгырады.
Фәридә һәм Рәис Гатиятуллиннар Яңа Иябаштан. 1978 елдан бирле бергә бу пар. Фәридә апа 27 ел почта бүлекчәсен җитәкли, пенсиягә чыкканчы сак- лык банкының авылдагы кассасында эшли. Рәис абый икътисадчы була. 

Быел ачык һавада үсүче яшелчәләргә уң килмәде. Инде җәйнең яртысы үтеп бара. “Питрау җитте — җәй бетте”, ди халык мәкале. 12 июль көнне керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтте. Димәк, уңышка өмет аз. 
Теплицалары булучылар зарланмый анысы, алар кыяр-помидорны күптән авыз итте. Мондый җәйләр киләсе ун ел буе дәвам итәргә мөмкин, ди синоптиклар. Болай булса, теплица ясаучыларга эш күп булачак.
Теплица хуҗаларыннан уңыш хакында төрле фикер ишетергә туры килә: яхшы дип мактанучылар да, уртача дип бәяләүчеләр дә бар. Ә теплицада кыяр үстереп халыкны тәэмин итүчеләрнең уңышы ничек икән? Шушы сорау безне Түбән Атыга, кыяр үстерүче Дамир Хәлиуллин янына алып китте.
Иртәнге 9 тулып кына киткән. Көн саен явып торган яңгырны оныттырып, болытлар арасыннан арынган кояш елмая, җиләс һава. Биредә эшләүче Илдар Шәфигуллин белән теплицалар буйлап сәяхәткә киттек. Беренчесендә кыярларны бетереп (берән-сәрән генә кыяр калган, инде үстерү вакытлары туктап, картайгач, кыярны йолкыганнар), аның урынына помидор утырту белән мәш киләләр. Гомумән, кыяр теплицаларда аз калган инде, алары да соң утыртылганнары. Ә чүлмәкләрдән җиргә күчереп утыртасы помидорлар күп әле. Кыярдан бушаган теплицаларны помидор тутырачак. Помидорны узган ел үстерә башлаганнар, беренче елында ук табышлы булган. Инде помидорлар өлгерә дә башлаган. Бер теплицада помидорлар тулы тартмаларны машина әрҗәсенә төйиләр иде, икенчесендә кыяр тулы тартмаларны. Болар Казанга сатуга китәчәк уңыш. Көн саен иртәнге 7 дән 10 га кадәр уңышны җыеп, машиналарга төяп, сатып алучыларга озаталар. 
— Узган ел белән чагыштырганда уңыш бераз гына кимрәк, ләкин бәяләр югары. Ә продукция- безгә халык ихтыяҗы ел да зур. Быел көннәрнең болытлы торуы, кояш чыкмау телицадагы яшелчәләргә дә сизелә, шунлыктан, уңыш кими, — ди Дамир Хәлиуллин.

Иске Җөлбидә яшәүче Ләйлә һәм Рәдиф Сәфәровлар белән Аю күле дип аталган елгалыкта, печән җирендә очраштык. Рәдиф кече уллары Радик белән печән чабып, Ләйлә җыеп йөри иде. Аңлашыла да инде, җәйге көн ел туйдыра, диләр, күк йөзе яктырып, яңгыр туктап торганда булдырам, табам дип торган авыл кешесе ничек өйдә ятсын.
– Елга ун трактор йөге печән кирәк. Әлегә кадәр көн булмады. Чабылганы да басуда калып әрәм булды, – диде Рәдиф – Быел печәне күп, анысы. Без бит басу печәне генә ашатабыз. Хуҗалыктан ашлама сибеп үстерелгән печәнне алырга тырышмыйбыз. Шуңа сөтебез дә тәмле була. 
Көтеп алынган көнне дә эштән бүлдергәнгә гафу үтенеп, сөйләшеп киттек. Рәдиф үзе шушы авылныкы, ә Ләйлә күрше Орнашбаштан. 30 ел инде бергә гомер итәләр, өч бала тәрбия- ләп үстергәннәр. Олы кызлары Рәмилә Әтнәдә эшли, Ландышлары педагогика көллиятен тәмамлап, Алабугага югары белем алырга китәргә әзерләнә, Радик педагогика көллиятендә укый.
– Без Ләйлә белән Казанда таныштык, – диде Рәдиф. – Күрше авылда яшәп бер–беребезне белмәгән идек. Ике елдан өйләнешеп тә куйдык. Шул чорда газлар кереп авыллар күтәрелеп китте бит. Киткәннәр авылга агылды. Без дә кайттык. Дүрт баладан мин бердәнбер һәм төпчек ир бала, аннан әти–әни дә ялгыз. Комбайнда, тракторда эшли башладым. Минем әти дә гомер буе механизатор булган. Олыгайгач та тракторга утырып, миңа булыша иде әле.

Хәзер шигърият сөючеләргә үз иҗат җимешләрен дөньяга чыгару мөмкинлекләре артты. Якын–тирәдәге (Казан арты) җиде район иҗатчыларын берләштергән “Ызандашлар” төркеме шуларның берсе. 
Узган елның августыннан эшли башлады ул. Оештыручысы һәм җитәкчесе Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, прозаик Зиннур Тимергалиев. Әтнә район газетасы журналисты Сүрия Мингатина белән бергә алып баралар. “Ызандашлар” төркеме, аның эше, планнары белән танышу максатыннан без берничә сорау белән Зиннур Тимергалиевка мөрәҗәгать иттек. 
– Иң беренче шуны аңлатып китегез әле, бу төркемне оештыруга сезне нәрсә этәрде?
– Хәзер әдәби берләшмәләр район саен бар. Аларның һәрберсе иҗат итүче утызлап кешене берләштерә. Әмма шигырь язу рифманы туры китерү яки иҗек санап утыру гына түгел ул. Һәр шигырьнең үз тематикасы, үзара бәйләнеше булырга тиеш. Аннан профессионал шагыйрьләр тарафыннан тәнкыйть тә кирәк. Дөрес, язучылар әдәби берләшмәләргә очрашуларга кайта. Тик алар киңәш–табыш та бирми, тәнкыйтьләми дә. Үсәргә, камилләшергә, өйрәнергә теләгән иҗат ияләре өчен бу гына җитми, аларга беренче чиратта тән- кыйть кирәк. Мин үзем дә тәнкыйтькә мохтаҗ. Район газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинга бик рәхмәтле мин. Ул танылган язучы Вакыйф Нуриев белән таныштыр- ды. Ә Вакыйф Нуриев миңа прозаның “умыртка баганасын” күрсәтте.

Үткән якшәмбедә булып үткән Сикертән Сабантуенда шаккатыргыч хәл булды: татарча көрәш буенча дөнья чемпионы Рамил Синәкәевны (Әлмәттән) 19 яшьлек Түбән Мәтәскә егете Илшат Фазылҗанов күтәреп салды! Халык «Аһ!» итте.
Уңышлардан тынычлана төшкәч, без Илшатны икенче көнне редакциягә кунакка чакырдык. Озын буйлы чибәр егет бүлмәгә балкып, елмаеп килеп керде һәм матур итеп кул биреп күреште. Күңелдән Арча педагогика көллияте менә нинди якты егетләр тәрбияли, дигән уй йөгереп үтте. Илшат үзе дә Арча педагогика көллияте укытучыларына рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Егет сөйләшүе белән дә ачык кеше булып чыкты.
– Я, сөйлә, әле, ничек дөнья чемпионын җиңә алдың? - дип сүз башладык без.
– Сикертән Сабантуе республика дәрәҗәсендәге бәйрәм булды. Минем авырлыкта (75 кг) 14 көрәшче идек. Дөнья чемпионы Рамил Синәкәев белән көрәшәсен белгәч дулкынландым. Бил тотышка көндәшемнең көчле көрәшче икәнен чамалап алдым. Бер бал белән алга чыкты бу. Мин озын, ул кыска. Екмакчы була, аякта басып калам. Мин дә бер балл алуга ирештем. 1:1 булды. Ул алымга, контратакага керде. Миндә дә ышаныч артты, алган күнекмәләремне искә төшереп, хәрәкәт иттем. Сизәм, халык дулкынлана, кычкыра, миңа көч бирә... Чемпионны 3:2 исәбе белән җиңдем! Бу минем генә җиңү түгел, әти-әнинең дә, тренерларның, көллият укытучыларының да җиңүе. Бүген дә шалтыраталар әле.

12 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең 2017 елның 6 аендагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район прокуроры Ринат Ситдыйков катнашты.
Киңәшмәне бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев ачты.
- Бүлек коллективы 2017 елның беренче яртыеллыгында алга куелган бурычларны уңышлы үтәде, - диде ул. – Тормышка ашырылган чаралар районда оператив хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирде.
Быел 6 айда районда 146 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагыдан 16,1 процентка азрак. Юл – транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар кимегән. Балигъ булмаганнар тарафыннан бер генә җинаять ясалмау да куандыра.
Шул ук вакытта икътисадый, коорупция юнәлешендәге, наркотиклар, законсыз корал белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча эшне активлаштырасы бар. Дөрес, бу бик четерекле эш, чөнки берәү дә мин ришвәт алдым яки бюджет акчасын урладым яисә законсыз коралым бар дип килмәячәк. 
Җинаятьләрне ачу, җинаять эшләрен тикшерү күрсәткечләрен яхшыр- ту буенча да ныклап эшләү таләп ителә. 
Бүлек җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин чыгышыннан күренгәнчә, җәмәгать урыннарында ясалган җинаятьләрнең 86, 2 проценты ачылган. Бу узган елгы күрсәткечтән югарырак. 
Урамнарда 23 җинаять теркәлгән, узган ел бу чорда 32 җинаять ясалган булган.

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды. 
Утырышта балалар һәм яшьләр арасында хәрби патриотик тәрбия һәм мәктәп укучыларының җәйге ялы турындагы мәсьәләләр каралды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Ибраһимов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Илмира Шәкүрова, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркәтибе Лилия Завялова, район опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина нинди эш алып барулары, үткәрелгән чаралар турында сөйләделәр. Без ул чараларның күбесен газетабызда яктыртып бардык. Кабатлап тормыйбыз. Гадәтә балалар тәэсирле, дулкынландыргыч тәрбияви чараларны ярата. 21 июньдә “Казансу” паркында “Хәтер шәмен кабыз!” акциясе оештырылган кичне “41нең көзе” фильмы күрсәтелде. Ачык һавада зур экраннан “3D” форматындагы сугыш турындагы фильмны каравы искиткеч тәэсирле булды! Балалар, яшьләр кызыксынып карады. Яңгыр явып кына комачаулады. Әле дә шул турыда сөйлиләр. Сүз уңаеннан даими комиссия әгъзасы Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова белән ике арадагы сөйләшүне дә әйтеп үтәсе килә. Ул Арча педагогика көллиятендә укучы улының сугыш булган җирләрдә отряд белән эзләнүләрдә катнашуы турында дулкынланып сөйләде. “Менә шул студентларның берсен генә класс сәгатенә чакыр – дәрес тыңламый торган иң шук бала да авызын ачып тыңлаячак”, – диде ул. 

Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан информирует, что с 1 июля 2017 года Федеральным законом от 19.12.2016 № 460-ФЗ «О внесении изменения в статью 1 Федерального закона «О минимальном размере оплаты труда»» минимальный размер оплаты труда на территории Российской Федерации составит 7800 рублей в месяц.

В силу статей 129, 133 Трудового кодекса Российской Федерации общая сумма месячной заработной платы (включая доплаты, надбавки, премии и др.), начисленной работнику, полностью отработавшему за этот период норму рабочего времени и выполнившему нормы труда (трудовые обязанности), не может быть ниже установленной величины МРОТ.

В связи с этим работникам государственных и муниципальных организаций в случае, если уровень их месячной заработной платы при условии полной отработки ими месячной нормы рабочего времени не будет с 1 июля 2017 г. достигать установленного размера МРОТ (7800 рублей в месяц), следует обеспечить доведение ее до указанной величины.


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Күпербашта яшәп, гомеренең 30 елын китапханә хезмәтенә, халыкка мәгърифәт нуры таратуга багышлаган Сәвия Исмәгыйлева 4 июль көнне 90 яшен тутырды. 
Юбиляр әбине котлап, РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырырга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фазылова һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резидә Галиуллина килде.
Күпербашка төшкәндә Любовь Михайловна белән Лилия Рафиковна китапханәдә Сәвия апа белән бергә эшләгән еллары турында искә төшереп, Сәвия апаның намуслы, туры сүзле, тырыш, кыскасы, яхшы кеше булуы хакында сөйләшеп төштеләр. “Кайсы гына китапха- нәчедән сорасаң да, “О, безгә Сәвия апа кебек эшләргә әле”, — диләр иде. Ул безнең остаз булды, туры сүзле булырга өйрәтте”, — дип искә төшерделәр. 
Кунакларын өйдә аягүрә басып каршы алды Сәвия апа. “Люба, син бит!” — дип танып үз итеп дәшүенә Любовь Михайловнаның таныр микән дигән шикләре шундук юкка чыкты. И, китте шуннан элеккеге хезмәттәшләрнең бергә эшләгән еллар турындагы хатирәләре.... Бәйрәм чараларына чакырып элеккеге хезмәттәшләре белән очраштырганга Лилия Фазыловага да рәхмәтен җиткерде юбиляр. 

Мин элек җитәкче урыннарда эшләгән ветеран Зөфәр Насыйровны бассейнда күргәлим. Йөзәргә йөри. Беркөнне йомыш белән редакциягә керде. Сүз уңаеннан ветераннар командасының республика спорт ярышларында 3нче урын алып кайтуы турында сөйләде. 
— Сез нинди ярышта катнаштыгыз? — дип сорадык. 
— Йөздем.
— Уңышларыгыз бармы?
— 1, 2 нче урыннарны алган булды.
Белгечләр йөзүдә уңышка ирешү өчен озын буй кирәк, диләр. Ә безнең әңгәмәдәшебез, сөбханалла, бу яктан сокланырлык.
Ник без ветераннарның уңышы турында дәшмибез әле! Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина белән элемтәгә кереп, Сәламәтлек спартакиадасында кемнәр катнашканы белән кызыксындык. Арада иң-иңнәрнең берсе – Татарстанның физик культура отличнигы, спортның төрле төрләре (биатлон, кросс, чаңгы, көрәш) буенча районда, республикада чемпион булган Ленар Заһидуллинны эзләп таптык. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:
— Арча ветераннары республикада ике ел рәттән 1нче, ике ел рәттән 2нче урынны алды. Быел менә 3нче нәтиҗәне күрсәттек. Безнең призлы урыннарны алмыйча кайткан юк. Чөнки барыбыз да спортка якын кешеләр. Менә, мәсәлән, элек Арчаның 2нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән Гүзәлия Гыйниятуллинаны заманында мин укыткан идем. Яхшы йөгерә. Чөмә Елгадан Хәлидә Әхмәдиева молодец кыз! Шәп йөгерә. Зөфәр Насыйровка йөзүдә тиңнәр юк. Сабантуйларда багана башына менеп, әтәч алучы Илфат Әскәров, Наласадан көрәшчеләр әзерләүче Таһир Лотфуллин командага әйбәт кенә кереп киттеләр. Гомумән, командада 70—90нчы елларда һәм бүген дә спортта уңышларга ирешкән ышанычлы кешеләр. Спартакиаданың әле үткәнендә, кызганыч, Арча педагогика көллиятендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Бари Бакиров, Яңа Кенәрдән волейболчы кызларны әзерләүче Гүзәл Әхмәтова катнаша алмады. Киләсесендә бергә чыгыш ясарбыз, дип ышанам. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International