Бүгенге белән ул көн арасында 76 еллык тарих ята. Ләкин аның кайтавазы, ачы әрнүе йөрәкләрдә уелып калган. Әтиләре фронтка киткәндә туып кына калган балалар да әти дип бер әйтергә тилмереп үсеп шул яшькә җитте инде.
21 июнь кичендә халык Арчаның “Казансу” паркына җыелды. 1941 елның 22 июне сугыш башланган кара көн булып тарихка уелып калды. Буыннар хәтерендә ул мәңге онытылмас. Ата-бабаларыбыз кулларына корал алып, тормышларын аямыйча туган илен сакларга күтәрелгән. Тылдагы бар эш хатын-кызлар, бала-чага, карт-коры җилкәсенә өелеп калган.
Төрле районнар ветераннары белән очрашулар дәвам итә. Узган ел әтнәләр белән аралаштык, быел ерактан килделәр. Азнакайларны ветераннарыбыз һәрвакыттагыча арчаларга гына хас булган кунакчыллык, чәкчәкләр, җыр–бию белән район чигендә каршы алды. “Яшь йөрәкләр” ансамбле чыгышына кунакларның да җавабы әзер иде. Аларның “Хәтирә” ансамбле хуҗаларны үзенчә сәламләде.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова белән Шушмабашка балалар лагерьларына барып кайттык.
Районда “Тоннель” операциясе еш үткәрелә.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев әлеге сүзләрне “Курса МТСы” ширкәте кырларын карап чыккач әйтте.
15 июнь көнне Арча агросәнәгать көллияте базасындагы “Шатлык” лагере быелгы беренче төркем балаларны кабул итеп ишекләрен ачты. Биредә, һәр елдагыча, быел да өч смена эшләячәк.
Якшәмбе көнне, ниһаять, сәяхәттән – Пермь өлкәсенең Барда районыннан кайтып төштек. “Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир”, – дип җырлыйлар бит әле. Кылт итеп шул җыр юллары искә төште. Ерак сәфәрдә дүрт көн генә булып, бу көннәрне бик күңелле үткәрсәк тә, үз төбәгебез сагындырды. Бу якларда каеннар да зифарак, күк тә зәңгәррәк, кояш та яктырак, җиле дә җылырак булып тоелды. Хәтта кайтканда унике сәгатьлек юл да кыскарган кебек булды.
Хәзер төрле хезмәтләр Интернет белән дуслашырга чакыра. Шул уңайдан без район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
12 июнь – Россия көне. Бу көн иң яшь һәм иң тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Россия халкы өчен,12 июнь, бик мөһим дата, Россия Федерациясе өчен горурлык көне.Әлеге бәйрәм уңаеннан “Арча 3нче номерлы гомүмбелем бирү мәктәбе-балалар бакчасы” янында эшләп килүче “Сәлэт” җәйге лагерында “Россия, сиңа багышлыйбыз!” исеме астында квест-уен уздырылды.