ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Узган атнада районыбызда мәдәният өлкәсендә уңыш казанган сәләтле балаларның күплегенә сокланып, горурланып утырган идем. Россия көнендә тагын бер шундый чарада булырга туры килде.

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы өлкәннәр һәм инвалидлар йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә, психоневрология интернатларында тәрбияләнүчеләр тормышын җанландыру, кызыклырак итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Социаль хезмәт күрсәтү буенча стационар оешмаларда өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик, психик халәтен ныгыту максатыннан төрле чаралар оештырырга тырышалар. 


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

12 июнь  - Россия көне. Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы рәсми рәвештә ачылды. Капкага аркылы куелган ал тасманы район башлыгы  Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте. 


9
июнь, 2017 ел
җомга

2017 елның 14 июнендә Арча районы прокуратурасында (Арча шәһәре, Галактионов урамы,1) 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков гражданнарны кабул итә.

Арча шәһәренең 9нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инглиз теленә яшьтән өйрәтү” программасын тормышка ашыру максатында ачык дәрес узды. Сәгатьтән артык вакыт эчендә балалар өч телдә иркен аралашуларын, ниләргә сәләтле икәнен гомуми күренешләр белән ачып бирде. Бу көнне алар янында район башлыгы Илшат Нуриев та булды.

8 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов халыкны социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәр көне белән котлады.

5 июньдә Арча шәһәрендә яшәүче Тәлгать Ногмановка 90 яшь тулды. “Минем күрмәгәннәр калмады, баштан күп хәлләр кичте”, – дип каршылады ул безне.

Мин район хастаханәсенең элекке баш табибы Владимир Иванович Кувинны еш искә алам. Бу гаять гади, якты, кешелекле кеше һаман да исән, телефон шалтырар да: “Ничек хәлләр?” – дигән ягымлы тавышы яңгырар кебек.

“Көнбатыш” җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин икенче ел рәттән инде күршеләр көне оештыра. Быел да күп катлы йортлар каршында, яшеллеккә төренгән мәйданчыкта күршеләр һәм балалар көннәре уңаеннан бик матур чара узды һәм ул кечкенә Сабантуйны хәтерләтте. Халык та күп килде. Музыка, җыр кешене әллә кайлардан үзенә тартты. Чөнки анда күңелле иде, капчык киеп тә йөгерделәр, бау да тартыштылар, чүлмәк вату да булды, күз бәйләп әйбер дә кистеләр, гаиләләр белән дә ярыштылар. Теләгәннәр батутта сикерде, тәм–том белән сыйланды. 

31 майда Арчаның “Казан арты” КВН командасы югары татар лигасының финал ярышында катнашып, өченче урын алып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International