31 гыйнварда Арча район Советы утырышлар залында район Советының чираттан тыш унберенче утырышы була
Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакированың хисап чыгышын кызыксынып тыңладым.
Узган ел районда эш урыннары артты. “Металл” ширкәте сэндвич панельләр җитештерү цехы ачты. “Агроинжинеринг” ширкәте металл конструкцияләр, “Арскмебель” ширкәте мебельләр ясый башлады, шәхси эшмәкәр Д.Төхвәтуллин икмәк пешерү, ит эшкәртү, “Райфа” ширкәте тегү цехы ачты.
Район башлыгы Илшат Нуриев мәгариф хезмәткәрләре белән очрашуда: “Бөек шагыйрь Габдулла Тукайны биргән Арчада татар мәктәбе юк. Милли мәгарифне үстерү мәсьәләсен уртага салып сөйләшмичә булмый, фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне әйтегез”, – дип, җитди сөйләшүгә чакырды.
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмасының хисап җыелышы булды. Аны профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов алып барды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.
“Җомга көн кич белән” иҗат концертларын яңа елда Яңа Кишет авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. Узган җомгада Симетбаш авылы мәдәният йортында гади, әмма искиткеч җылы, матур концерт булды. Мин анда күңелемә рәхәтлек, үземә рухи азык алып кайттым.
25 гыйнварда “Казан арты” музеенда Укытучы исемен горур йөртүче, кайнап торган мәктәп тормышы төшләренә кереп йөдәткән, күңеле белән мәңгелек яшьлек илендә калган, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк райондашыбыз, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәрхат Гани улы Зыятовның 70 яшьлек юбилее узды.
25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне (Татьянин день) билгеләп үтелә. Иң беренче чиратта барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлап, аларга теләкләрнең бары тик изгеләрен генә җиткерәсе килә.
“Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда юридик затлар һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы Федераль законга кайбер үзгәрешләр көченә керде.
Арча районында яшәүче 32 яшьлек Владимир Лысов 2015 елда суд карары белән 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Әмма җәза, 2 елга өстәмә йөкләмәләр биреп, сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнде.