Ел саен кышкы чорда 16 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Дәүләт техник күзәтчелеге органнары тарафыннан “Кар чанасы” дигән комплекслы профилактик операция үткәрелә. Аның төп максаты – кар чаналары һәм башка юлсыз урыннардан бара торган мототранспорт чаралары белән идарә иткәндә һәлак булу, тән җәрәхәтләре алу белән тәмамланган һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләр сәламәтлеге, тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итү, милекне, тирә–як табигатьне саклау.
Соңгы вакытта районда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә тартуга игътибар нык артты. Шушы ике юнәлешне бергә алып барган очракта гына үрнәк тәрбиягә өмет итеп булачак дигән максатны алга куя балалар белән эшләүчеләр.
Соңгы елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге һәм район хакимияте Арчада, авыл җирлекләрендә гражданнарны ирекле башлангычта җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнашуга тарту максатында актив төстә аңлату эшләре алып барган, хезмәт коллективлары белән очрашулар оештырган.
21 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында республикада 450 меңнән артык шәхси һәм 5 меңләп фермер хуҗалыклары бар, дип билгеләп үтте.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 20 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Мәйсүфә Фәхретдинованы – 95, Тәскирә Яруллинаны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Район Иҗтимагый советының утырышы булды. Утырышта сәламәт яшәү рәвеше өчен физкультура–спорт һәм җәмәгать оешмаларының бердәм эше турындагы мәсьәлә каралды. Аны Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов алып барды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
“Арча хәбәрләре” газетасы призына Ашытбаш мәктәбендә укучылар арасында шахмат ярышлары булды. Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин катнашты. Турнирда 70ләп бала уйнады. Әтнә һәм Балтач районы шахматчылары да килгән иде.
21 гыйнварда Иске Кырлай авылында “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында авыл көне кысаларында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Ярышларда районның 24 мәктәбеннән 150гә якын укучы катнашты. Укучыларга уңышлар теләп, аларга көч бирергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та килде.
Район предприятиеләрендә, оешмаларда, муниципаль берәмлекләрдә хисап җыелышлары башланды. Аларда район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре катнаша.
Район башлыгы Илшат Нуриев бер төркем мәгариф хезмәткәрләре белән очрашты.