26 гыйнварда Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүче гражданнарның җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Узган шимбәдә Арча педагогика көллиятендә уку йортларында белем алучы студентлар, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булды.
Узган атнада районны “Пошалым чаналары” конкурс-фестивале шаулатты.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең хисап җыелышы булды. Анда 2016 елдагы хезмәт нәтиҗәләре һәм 2017 елда башкарылачак эшнең төп юнәлешләре турында сөйләшенде.
27-29 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең “Яшьлек” мәдәният йортында “Твоё время” Бөтенрәсәй күләм балалар, яшьүсмерләр һәм өлкәннәр иҗат конкурс-фестивале үткәрелде. Арча укучылар Сараеннан Фаттиева Карина әлеге конкурста катнашып, 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды.
28 нче гыйнвар көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалында волейбол буенча 2001-2002 елгы егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында ярышлар үткәрелде. Бу ярыш Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаган Шакирҗанова Венерага багышланган. В. Шакирҗанова истәлегенә багышланган турнир традиция буенча олылар өчен сигезенче тапкыр, ә балалар арасында икенче ел оештырыла.
30 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре 1 нче номерлы урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең ведомствоара киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Роспотребнадзорның Арча һәм Биектау районнары буенча территориаль бүлеге вәкиле Ситдикова Ч.Р., районның янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле Содов А.Ю. балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясе белгече Завялова Л.Н., мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. һәм хезмәткәрләре катнашты.
28 нче гыйнвар көнне "Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә" "Студентлар җыены" булып узды.
29 гыйнварда Наласа авыл җирлегендә авыл җирлекләре арасында "Хәрәкәттә-бәрәкәт" девизы астында оештырылган мәдәни-спорт чарасы узды
29 гыйнвар көнне Сеҗе авыл җирлегендә "Хәрәкәттә - бәрәкәт" девизы белән авыл бәйрәме үткәрелде.