ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа елга аяк басу белән чыгарылыш сыйныф укучылары әти–әниләре белән көннәрне саный башлый: БДИ якыная. Ел саен БДИ бирүдә үзгәрешләр кертелә. Быел укучыларны нәрсәләр белән “сөендерәчәкләр” икән? Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев белән әңгәмә кордык.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

4 февраль көнне "Арча" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе  залында волейбол буенча 2001-2002 елларда туган кызлар һәм егетләр командалары арасында ачык турнир үткәрелде.

4 нче февраль көнне “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәшчеләр залында "Сабантуй" газетасы буләгенэ  көрәш буенча  Татарастан Республикасы  Беренчелегенә 2001-2002 елгы егетлэр арасында иң көчлеләрне сайлап алу турниры узды. Турнирда,  районның 14 мәктәбеннән узган ярышта призлы урыннар яулаган, 42 көрәшче катнашты.

     3 нче февраль көнне Балтачның “Сабантуй” паркында СССРның спорт мастеры Ралиф Аскаров истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда Арча районының Иске Кырлай мәктәбе командасы һәм “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы катнашты.


3
февраль, 2017 ел
җомга

31 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Үткән якшәмбедә Арча районы мөхтәсибәте беренчелегенә Мөрәле авылында чаңгы ярышы булды. Салкын куркытмаган, ярышка ерак авыллардан һәм өлкән яшьтәгеләр дә килгән иде. Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ярышны хәерле сәгатьтә дога белән башлап җибәрде.

Узган атнада Кәче мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” иҗат концерты булды. Анда Кәче авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре катнашты.

2017 елның Экология елы булып игълан ителүе, экология темасы алар өчен гомумән, яңалык түгел. Чөнки алар балалар бакчасыннан ук табигать–анабызны хөрмәтләп, кадерләп яшәргә өйрәнә.

2016 елда Арча районында 315 җинаять теркәлде, 2015 елда 311 иде. Җинаятьләрнең 81,8 проценты (2015 елда 75,3 процент) ачылды.


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

31 гыйнвар көнне Казан шәһәренең Мәскәү райнында урнашкан Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә  Өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең Республика куләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция кысаларында, өстәмә белем бирү белгечләре арасында уткәрелгән  фәнни-тикшерү эшләре Республика конкурсы җиңүчеләре дә буләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International