ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2016 ел
шимбә

“Мәхәббәт – кеше хисләренең, мөгаен, иң серлеседер. Нишләп әле кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла башлыйсың? Ни өчен әле нәкъ менә шул кешене һәрчак күрәсең килә? Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү генә сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм хис дөньясына дәшә? Бу сихри, ләззәтле хисләрне кем генә кичермәгән, кем генә алар утында янмаган”.

“Казан арты” тарих—этнография музее директоры Ришат Камалов “Ватан Геройлары” көне уңаеннан оештырылган кичәгә дәшкәч, тиз генә фотога төшереп чыгармын дигән идем, китә алмадым...

Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы–космонавт Анатолий Павлович Арцебарский кайтуы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Ул иң беренче Арчаның 3нче мәктәбендә (директоры Люция Фатыйхова) укучылар белән очрашты. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Кичә Югары Мәтәскә авылында яшәүче Фәгыймә Мөхәммәтшинага 90 яшь тулды. Әбекәйне юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде

Комиссия үзара салым акчасы түләмәүчеләргә (30 кеше), экология кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар салды

Республиканың эре шәһәрләре белән чагыштырганда бездә хәл уңай булса да, районда наркотик матдәләр куллану очраклары бар.

Яшьләрнең районның үткәнен, тарихы буенча белемнәрен сынауга корылган мондый интеллектуаль уеннарны киләчәктә һәр атна саен уздырырга ниятли оештыручылар.

14 декабрьдә Арча район Советының унынчы утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев ачты һәм алып барды.

Туризм буенча республикада алга киткән төбәкләрдән саналмасак та, бу өлкәдә күтәрелергә, алга чыгарга омтылышыбыз зур. Күрсәтерлек, туристларны җәлеп итәрлек урыннарыбыз да бар. Арчадагы “Казан арты” тарих–этнография, “Әлифба”, әдәбият һәм сәнгать музейлары, Казансу пляжы, Җиңү паркы һәм башкаларны килгән кунаклар бик яратып карый, уңай эмоцияләр, тәэсирләр белән китә. Ә Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей–комплексы, Сәгъди карт йорты – безнең горурлыгыбыз.

2017 елның 1 гыйнварыннан җинаять җаваплылыгының яңа төре — мәҗбүри эшләр гамәлгә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International