Узган шимбәдә Ашытбаш авылы кешеләренең (яше–карты өмә ясап зират чистарта) котын алып 5 кар чанасы килеп керә. Рульдәге ир затларының иңнәрендә мылтык, артларында кызлар утырган.
Узган чәршәмбедә Арчаның тапкыр, шаян яшьләре “Казан арты” тарих–этнография музее залына интеллектуаль уенга җыелды.
2016 нчы елның 20 нче декабрендә “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында Арча волонтерлары Арча «Мәрхәмәтлек үзәге” психологы Миләүшә Шаесламова җитәкчелегендә тыл хезмәтчәннәренең йорт яны тирәсен кардан чистарттылар. Үз йорты белән яшәүче ялгыз кешеләр өчен бу бик зур ярдәм.
Районыбызда «Ел тәрбиячесе-2017” конкурсы дәвам итә. 1 турда педагоглар балалар белән эшчэнлек курсәтеп китсәләр, 2 турда аерым темага багышланган презентация белән зур аудитория алдында чыгыш ясаячаклар.
18 декабрьдә Яңа Кырлай авыл җирлегендә авыл җирлекләре арасында "Хәрәкәттә-бәрәкәт" девизы астында оештырылган мәдәни-спорт чарасы узды.
16 декабрь көнне Утар - Аты авыл җирлегенең «Жомга көн кич белән» иҗат концерты булды.
Ашабаш авылына фермер Илдус Кәримов янына баруыбыз.
— Иң уңышлы эшләп киткән кешеләрнең берсе ул, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Грант алды, үгезләр симертә. Быел грантны Айваннан Гатауллинар гаиләсе, Өчиледән Рәшит Фазлыев та алды.
Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Гөберчәк авылында 1930 елның 1 декабрендә туган. Узган ел 85 яшьлек юбилеен Сикертән мәктәбендә “Мәһдиев укулары” дигән фәнни конференция белән билгеләп үттеләр.
Арчаның 3нче мәктәбендәге иркен зал кунакларны үзенә еш җыя. Бу юлы ул каләм тибрәтүчеләр, аларның хезмәттәшләре белән шыгрым тулы иде — биредә “Илһам чишмәсе” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дигән татар телендә сөйләшеп эшләүче рус телле балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесе традициягә әверелеп бара. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. Финалга үткән 17 тәрбияче үзара көч сынашырга яңадан Арча педагогика көллиятенә җыелды. Әлеге бәйге белән танышырга быел Пенза өлкәсеннән дә кунаклар килгән иде.