ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2016 ел
җомга

“Арча” спорт комплексында волейбол буенча “Арча КСМ”ы призына ир-атлар арасында Яңа ел турниры узды. Турнирда катнашкан 12 команданың берсе Биектау районыннан, калганнары үзебезнекеләр иде.

Яңа ел алдыннан кызыклы сәяхәтләр, чыршы бәйрәмнәре башлана. Барыбызга да – олысы–кечесенә яңа елда ниндидер бер серле могҗиза булыр сыман. Өйләргә чыршылар куябыз, бизибез, ялтыравыклы уенчыклар, укалар, утлар эләбез. Урамнарда кардан төрле әкият геройлары эшләнә, чыршыларга ялт–йолт матур утлар беркетелә, кыскасы, яңа елга күңелле мәшәкатьләр белән килеп керәбез. Адәм баласын өмет яшәтә шул.

Яңа ел әкияти тылсымга ия булган бәйрәм кебек, аннан нинди дә булса могҗиза көтәбез.

Гаиләләрне ничек сакларга? Аның юллары күп төрле. Ә менә берсе – матур гаиләләрне без күрсәтә һәм хөрмәтли дә белергә тиеш. Курса–Почмак китапханәсе мөдире Вәсилә Мотыйгуллина белән мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева бу серне яхшы белә һәм әле менә яңа гына дүрт гаиләне мәдәният йортына чакырып зурладылар. 25 ел гомер итүче гаиләләр алар. Аның атамасы – “Пар канатым син, иркәм!”.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

20 нче декабрь көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова Арча районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре эше белән танышты. Психоневрологик интернат, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә булып, алардагы яшәү шартларына һәм социаль-тернәкләндерү хезмәтлэренең сыйфатына аеруча әһәмият бирде.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 19 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлмән Мәүлетовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Июнь аенда, банкта чират торып, үзара салым акчасы түләдек. Шунда: “Түләмәсәң, штраф салачаклар!” – дип көлешеп тордылар. Моңа күпләр ышанмады. Әмма референдумда кабул ителгән карарны үтәргә кирәк.

Районның контроль–санау палатасы Яңа Кишет һәм Наласа авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениеләрендә финанс–хуҗалык эшчәнлеген тикшергән иде.

27 декабрьдә Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча Вәкил аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2 кат) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкил Г.Удачина белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты  җитәкчесе Г.Габдрахманова мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәләр.

Арчада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International