“Ышаныч һәм куркынычсызлык” масса-күләм мәгълүмат чараларының XIV Республика конкурсында “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” номинациясендә Арча Укучылар сараеның “НУР” балалар радиостудиясе ( җитәкчесе Таҗиев Д.Г.) II урынны алдылар.
23нче декабрь көнне "Арча Арена" Боз сараенда ДЮСШ "Арча Арена"да шөгелләнүче балаларның фигуралы шуу буенча кургәзмә чыгышлары булып узды. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урын басары Р.И. Гарифҗанов, Арча муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И.Н. Габдулгазизов, Арча фигуралы шуу спорты Федерациясе рәисе А.Д. Хакимов һәм ДЮСШ "Арча Арена" җитәкчесе И.М. Шакиров катнаштылар.
Декабрь аяк басуга, районда бәйрәм рухы сизелә башлый: оешма-учреждение, кибет, җәмәгать урыннарының тәрәзәләре төрле төстәге утлардан җемелди, тирә-якларын кардан ясалган Кар бабай, Кар кызы, җәнлек-җанварлар, мультфильм геройлары, бизәлгән чыршылар ямьли, шәһәр урамнарында җем-җем утлары белән “чыршыга әйләнгән” агачлар озатып кала. Күз белән күргән матурлык күңелгә дә рәхәтлек бирә.
Илдус Габдрахман улы Сәгъдиевка 80 яшь. Кешегә яшьне еллар билгеләми. Ул һаман да Арча педагогика көллиятендә, ветераннар советында, районның Иҗтимагый советында, гомумән, район тормышында үз кеше. Хәтта балаларга математика фәнен “сеңдерү” өлкәсендә дә туктаганы юк.
“Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе уздырган “Татарстанның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы – 2016” бәйгесендә безнең районның “Курса МТСы” ширкәте беренче урынны яулады. Узган атнада Ассоциациянең гомуми җыелышында хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка күчмә кубок тапшырылды.
Полиция хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм җаваплы эш башкаруларын без аңлап та бетермибез. Җинаятьләрне ачарга, ялган аракы сатучыларга чик куярга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата чара күрергә, легаль булмаган дини әдәбият таратучыларны, мошенникларны, наркоманнарны барларга, экстремизм, терроризмны булдырмау өстендә, җинаять юлына аяк баскан балигъ булмаганнар белән эшләргә...
2016 нчы елның 27 нче декабрендә Арча укучылар сараенда ведомствоара исәптә торучы куркыныч хәлдәге гаилә балалары өчен, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен “Полиция кыш бабае” исемле яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Мәдинә апаны Корайванда бик яраталар иде. Ул үзе Сарай–Чокырча авылында туып–үскән. 1955 елда Корайван егете Мәгъсүм Зәйнетдиновка кияүгә чыккан. Сугыш елларында колхозда эшләгән, сугыштан соң бригадир булган.
Ул көнне мин җыр сәнгате дөньясына чумдым, моң дәрьясында йөздем. Талантлы яшьләрнең күп булуына сокландым. Татар эстрадасының киләчәге өчен сөендем.
21 декабрьдә район комиссиясе Яңа елга әзерлекнең торышын карый башлады.