Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстанның шәһәр урамнары һәм юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 419 юл-транспорт һәлакәте булган.
Район балалар китапханәсендә Арчаның 3нче мәктәбенең озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар өчен сәнгать сәгате оештырылды. Укучылар бик теләп мультфильмнар иленә сәяхәт итте.
Районда зур җинаятьләр булмавы сөендерсә дә, ваклары очрап тора. Август ахыры, сентябрь башында Арча эчке эшләр бүлегенә кергән шикаятьләргә күз төшерсәң, аларның күбрәге гаилә низаглары белән бәйле. Килене кайнанасын, исерек хәлдәге әтисе балигъ булмаган яшьтәге улын, Югары Мәтәскә авылында ир хатынын, Иске Чүриледә улы әтисен кыйнавы турында хәбәрләр алынган. Ире хатынына үтерү белән янаган.
1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр торак–коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән акчаларны эзләп алу айлыгы бара. Суд приставлары рейдлар үткәрә. Шундый рейдларның берсендә катнашырга туры килде. Рейдта суд приставлары–башкаручылар Римма Заһидуллина, Зөлфия Гарипова, “Идарәче компания” җитәкчесе Алмаз Әхмәтханов катнашты.
23 нче сентябрь көнне Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге” “Яшел Россия” исемле экологик иҗтимагый хәрәкәт акциясен үткәрүне хуплап чыкты. Хезмәткәрләр “Минем хыял иле” исемле Бөтенроссия экологик шимбә өмәсендә актив катнаштылар.
16 сентябрьдән Яңа Кенәрдә халыкны социаль тернәкләндерү бүлекчәсе эшли башлады. Яңа Кенәрдә андый урын болай да бар иде бит инде, диючеләр дә булыр.
21 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзүгә багышланган киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды.
Мәктәпләрдә кече сыйныфларда озынайтылган көн төркемнәре эшли. Әти–әниләр эштә вакытта дәрестән соң балалар караучысыз калмасын, вакытларын файдалы үткәрсен өчен оештырылган төркемнәр болар. Мәктәптә баланың көне ничек үтә? Алар анда дәрестән соң “шайтан чабып” кына ятмыймы? Әти–әниләрне кызыксындырган сораулар болар. Бу тема белән махсус кызыксындым.
“Арча” спорт мәктәбендәге тхэквондо сыйныфының уңышлары турында еш язабыз. Районда яшь буынның тырышлыгын, ярышларда алдынгы урыннар алулары турында ишетү райондашларыбызга да күңелледер. Тхэквондо сыйныфына йөрүче балаларны әлеге спорт серенә шушы өлкәдә озак еллар бар күңелен биреп эшләүче Газинур Борһанов төшендерә.
Татар традицион мәдәниятен саклау, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, рухи мирасны ирештерү, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән беренче район фестивале уздырылды. Коллективлар кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек халкыбызның энҗе–мәрҗәннәргә тиң күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде.