1 августка каршы төндә билгесез кешеләр “Кырлай” ширкәте басуыннан 8100 сумлык 4 рулон борчак саламы урлый
1 августта көндезге 15.45 сәгатьтә билгесез кешеләр Арча станциясе болынындагы агачлык янында бәйдә торган сарыкны буалар
Татарстанда Идел буе федераль округы буенча мелиорациягә багышланган семинар–киңәшмә үтте. Анда Россиянең 15 төбәгеннән мелиорация өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр килгән иде.
Татарстанның барлык районнарында “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре эшли башлады. Проект партиянең сайлау алды агитациясе программасы кысаларында тормышка ашырыла. Махсус график буенча активистлар көн саен республика шәһәр һәм авылларына чыга. 6 августта мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе безнең Арча районында эшләде.
28 июльдә районда ике өлкән буын вәкиле түгәрәк даталы гомер бәйрәмен билгеләп үтте: Яңа Кенәрдә яшәүче Сәгъдулла Зәйнуллинга – 90, Хәсәншәех авылында гомер кичерүче Факия Мәгъсүмовага 95 яшь тулды. Юбилярларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, Россия Федерациясе Президентының, Арча районы башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
VII Бөтендөнья яшьләр форумында катнашучылар Арчада кунак булып китте. Кунакларга Арча стадионында бәйрәм чарасы оештырылды. Республиканың танылган җырчылары белән беррәттән, форумның кунаклары да яшьләргә җырларын, Арчабызның бию коллективлары дәртле биюләрен бүләк итте.
Салым инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта Арча районында яшәүчеләрнең барысы 32 млн. сум бурычы бар. Салымнарны вакытында түләмәүчеләрнең саны йөздән артып киткән. Закон кысаларында аларга карата чаралар күреләчәк.
13 августта Арчаның Җиңү паркында Физкультурачы көне кысаларында мобиль “квест” һәм “Әти, әни һәм мин спорт гаиләсе” дигән спорт чаралары үткәрелә.
Әлеге сүзләр быелга бик туры килеп тора. Көндезләрен баш пешәрлек эссе, тизрәк күләгәгә качасы килә. Кайчандыр шундый һавада урак белән иген урганнар, көлтә бәйләгәннәр. Шул ук мәйданнар, шул ук басулар бит инде ул.
Наркотиклар турында сүз чыгу белән шуны әйтергә кирәк, аны кулланган гына кешегә җәза юк. Әмма бу наркоман җәзасыз кала дигән сүз түгел.