2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Татарстан Социаль фонд бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү - хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре ул.
2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә , ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап , турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров белән иртәдән басуларга чыгып китәрбез, дип сөйләшкән идек.
Әмма чыгып киткәнче күктә болытлар куера башлады, яшен яшьни, күк күкри, яңгыр коя. Тәрәзәдән шаккатып карап торабыз. Банк урамын тутырып ташу ага. Язларын да моның кадәр үк булганы юк иде.
Районда мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы кебек эшләүче бармы икән? Хәтта республикада да бармак белән генә санарлыктыр андыйлар
30 июль көнне Гомумроссия мәгариф профсоюзы Арча территориаль оешмасының хисап-сайлау конференциясе булды.
Узган шимбәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашында узган киңәшмәдә терлекчелектә беренче яртыеллык эшкә йомгак ясалды
Нәтиҗәләр начар түгел, барлык күрсәткечләр дә үсеш ягында.
Алты айда сөт җитештерү – 19, бер сыердан сөт саву 12 процентка арткан. Иң зур үсеш “Кишет“, “Ашытбаш“, “Кырлай“, “Игенче“, “Яңарыш“ ширкәтләрендә (59-12 процент).
Мин килгәндә Урта Курсадагы лагерьда ял итүче балалар сабантуй мәйданында шау-гөр килеп төрле уеннарда катнашалар иде.
Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да шунда, ул һәркайсын хуплап, күңелләрен күтәреп йөри.
Кунаклар – Урта Бирәзәдә оешкан “Ура, авылга!” лагерена йөрүче балалар иде.
15 июльдән башлап Татарстан авылларында “Ура, авылга!” дип исемләнгән лагерьлар эшләде.
Арчада яшәүче Наилә Фәйзрахманова-Лотфуллина шушы көннәрдә үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Гаиләсе, якыннары, дуслары белән
Хатын-кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Бу икенче очрак. Чөнки Наилә ханым җитмештә дә җир җимертеп эшли, гөрләтеп бизнесын алып бара. Андагы энергиягә сокланырлык.
26 июль көнне “26 авылы“ (халык телендә шулай атала) халкы урман буенда кабат очрашты. Бу инде егерме ел дәвам итә
Урман эчендәге “26 авылы“ның, рәсми исеме Красный Восток, беткәненә 50 ел. Әмма авылдашлар бер-берсен онытмый һәм югалтмый, ел да билгеле бер көнне күрешеп тора.
Яңа Кенәр зонасы маскировка өчен сетка үрү эшенә ныклап тотынган
Авыл кешеләре аеруча актив.
Бу хакта безгә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары төркеме җитәкчесе әфганчы Рашат Сәлихҗанов хәбәр итте.