ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

Элек хөкем ителгән, 1973 елгы Владимир Николаев 2016 елның 12 февралендә кичке якта үзенең таныш хатын–кызы белән спиртлы эчемлек эчеп утыра.

9 июньгә булган мәгълүматлар буенча, барысы 563 тонна печән әзерләнде. Шуның 147 тоннасы “Игенче” ширкәтендә.

“Казан арты” тарих–этнография музеенда 10–11 июньдә “Россия көне” социаль акциясе (бушлай музейга керү), патриотик күңел ачу программасы, Җиңү паркында 10 июньдә 11–12 сәгатьтә “Туган илем белән горурланам” дигән балалар һәм яшүсмерләр өчен патриотик сәгать, 11 июньдә 10 сәгатьтә “Триколор.ру” Җиңү паркының үзәк мәйданында Россия тарихы турында сөйләп тасмалар өләшү үткәрелә

Арча Сабантуе көнне районның иң көчле шахматчылары җыелып, “Ладья” шахмат клубында (житәкчесе Әмир Шәяхмәтов) ярышты. 14 шахматчы катнашты.

Эссе көнне, Боз сараенда шуып чыксаң, шәптер ул, ә! Ул гынамы, күптән түгел бер егет шоу оештыр- ды анда, дуслары алдында йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Менә нинди могҗизалар заманы хәзер!

Кая гына барса, ни генә эшләсә дә, спорт үзен сөюченең күңел түрендә. Моны бүгенге героебыз Ибраһим Галиуллин мисалында да әйтеп була. Әстерхан өлкәсенең “Тинаки” шифаханәсендә дәваланып ятучы Ибраһим абый 2 июнь көнне өлкәнең Три протока авылында узган сабантуй батыры ул.

Соңгы вакытта районда бер–бер артлы булган юл һәлакәтләре, аларда кешеләрнең, хәтта бер гөнаһсыз баланың һәлак булуы һәм авыр тән җәрәхәтләре алулары бар халыкның күңелен тетрәндерде. Әле армиягә китәр алдыннан авылга озату кичәсе үткәрергә кайткан япь–яшь егетнең автоһәлакәттә гомере өзелүе турындагы хәбәрдән айнып та бетәргә өлгермәдек, аяз көнне яшен суккандай бөтен бер гаилә – ана һәм өч баласы юл һәлакәтенә очравы турындагы икенче хәбәр килеп иреште.

Мәктәп еллары гомер буена сагынып искә ала торган чор ул. Вакыт күбрәк үткән саен, ул еллар ныграк искә төшә, сагындыра. Эх, бер кайгысыз, иң бәхетле чак булган икән, дип әллә уфтанып куймыйсызмы?

Балачак һәрберебез өчен яшәешебезнең иң матур, бәхетле чоры. Язмышың нинди генә булмасын, тормыш сине сабый чактан ничек кенә кыерсытмасын, бала аның ямен, тәмен тоярга, рәхәтен күрергә тиеш. Шуны күздә тота да инде һәркем турында даими кайгыртып торган халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бәйрәм кунаклар белән күңелле. Безнең Арча Сабантуе да аларның төрле дәрәҗәдәгеләрен күрде. Быелгы иң зур кунак — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Аның белән Мәскәү кунаклары да килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International