ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

16 майда почтаның үзәк бинасында “Әбүнәчеләр көне” уздырыла. Анда “Арча хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Сөембикә” газета-журналлары редакцияләре вәкилләре үз бүләкләре белән катнашачак. Шулай ук кайбер басмаларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин булачак. Рәхим итегез!

Бүген, 13 майда, Арча хәрби комиссариатыннан армиягә беренче чакырылыш үткәрелә. Арча районыннан 13 егет армиягә китә. Язгы чакырылышта барысы 93 егет армия сафына алыначак.

Арча районы яшьләр парламенты слеты булды. Саба, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да яшьләр килде. Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова, Арча районы яшьләр парламенты рәисе Чулпан Кыямова, “Аграр яшьләр берләшмәсе” хәрәкәте җитәкчесе Лиана Калинина кунакларны каршы алып, слетны оештырдылар.

Шушмабаш авылында яшәүче Зөфәр Фәтхрахманов 2016 елда ике тапкыр автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә тоткарлана.

2 май кичендә Арча стадионында бер ир–ат белән бер хатын–кыз Казан кешесен талап, киемнәрен һәм акчасын ала

7 май көнне Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мирҗәмдә туган Герой башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә укый.

7-8 майда Казан шәһәрендә VI Халыкара “Мәдәният, сәнгать, иҗат” конкурсы узды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 170 катнашучы арасында безнең районның да сәләтле балалары бар иде.

29 апрельдә Арча Мәдәният йортында Туфан Миннуллин әсәре буенча “Алпамыш алпавыты” спектакле булды. Бу хәйрия спектаклен “Җидегән чишмә” Арча халык театры куйды. Спектакль искиткеч! Артистларның уйнауларына, музыкаль бизәлешкә, биюләргә сокланып карап утырдык

Таләпләр катгый: төзек булмаган авыл хуҗалыгы техникасына утырырга, техника белән 18 яше тулмаганнарны эшләтергә ярамый.

5 майда Үзәк китапханәдә һәвәскәр шагыйрь Минһаҗ Кашаповка 75 яшь тулу уңаеннан “Гомер юлым минем агымсу…” дип исемләнгән әдәби кичә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International